Материалы

“Нык гаилә - нык Россия”

последние и лучшие новости искусства в мире

30-118 нче июльдә “Нык гаилә - нык Россия” проекты буенча “Гаилә салават күпере” дигән мәдәни чара Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Нигъмәтуллиннар, Колмәмәтовлар, Мөхәммәдуллиннар, Ниязовлар гаилә традицияләре турында сөйләп, үзләре белән таныштырдылар. Алар арасында матур җырчылар, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр, оста куллы, уңган хуҗабикәләр дә бар иде. Бу чарага килүче тамашачылар борынгыдан килгән милли ризыкларыбызның төрлелеген, байлыгын, милли костюмнарның үзенчәлеген, зәвыклыгын күрделәр.

Санниково авылыннан килгән, өлкә күләмендә танылган милләт җанлы Колмәмәтовлар гаиләсенең һәр чыгышын тамашачылар алкышларга күмделәр. Чарада катнашучы һәр гаилә мактау сүзләренә лаек иделәр, аларның сәнгать номерлары слайдлар, видеороликлар белән экраннан күрсәтелеп барды. Чараны матур, оешкан рәвештә Рузалия Корманалиева алып барды. Бәйрәм кунагы шагыйрә Галия Абайдуллина һәр гаиләгә матур, мәгънәле шигъри юлларын багышлап, гаилә бәхете теләде. Бу юлы да бәйрәм сәхнәсеннән танылган җырчыларыбыз башкаруында җырлар яңгырады. Бәйрәм чарасы ахырында һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аннары бәйрәм кунаклары чәй табыны артында әңгәмә корып, аралышып ял иттеләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума