#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Өй академиясе”ндә һөнәргә өйрәнәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

20-11“Үзбикләнү чоры безнең күчмә мәдәният комплексының кече торак пунктларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеген вакытлыча туктатырга мәҗбүр итте. Әмма без өметне өзмибез, эшебезне өй шартларында дәвам итәбез”, - дип хәбәр итте бу көннәрдә безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев. Һәм ул безгә үзләренең аккомпаниаторлары, оста гармунчы Сәйфулла Мирхәлиловның коронавирус чирен туктату буенча кертелгән чаралар белән бәйле рәвештә, гаиләсендә «өй академиясе»н тормышка ашыруы турында сөйләде.

Бу гадәти булмаган «академия»нең тыңлаучылары, әлбәттә, аның оныклары, Беренче дәрес - 17 апрельдә балык тоту ятмәләрен бәйләү буенча иде. Зур гаилә башлыгының сөйләгәннәрен оныклары бик яратып тыңладылар, практик өлешендә бергәләшеп эшләделәр. Балыкчы булган оныгы Данил ятмә бәйләү осталыгының барлык серләренә тиз төшенә. Әмма гармунда уйнарга өйрәнүе генә әлегә авыр бирелә. Мирхәлиловлар нәселенең дәвамчылары алдында әле бик күп уку дәресләре тора. Алар агач кисү, трафаретлар әзерләү, рәсем ясау буенча мастер-классларда үзләренең осталыкларын сынаячаклар. Шунысы сөенечле, кешеләр карантин вакытында төшенкелеккә бирелмичә, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр таба. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре патриотик юнәлеш буенча җәйге ял итү мәйданчыгы программасын булдыруны планлаштыралар. Бу “ял” көннәрендә Ильяс Бакиев «Алга - Бөек Җиңүнең мирасчылары!» дигән проект төзү белән мәшгуль. Ә Сәйфулла Мирхәлилов оныклары белән әлеге проектның яшь армиячеләре өчен реквизитлар булдыру өстендә эшлиләр. Ул: “Балачактан бөтен уенчыкларымны агачтан үзем ясадым. Гадәттә, бу - мылтыклар, пистолетлар, машиналар иде. Ул чакта күпчелек балаларның кулдан ясалган уенчыклар иде. Малайларның гадәти эшләре иде бу. Хәзер исә карантин көннәрендә үземнең иҗади осталыгымны агачтан кисеп бизәк ясаучы оныкларыма тапшырам. Нәтиҗәдә, оныгым Ленар белән бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек, ике автомат әзерләдек. Инде май бәйрәмнәренә автоклубны бизи башлаячакбыз”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836