#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Олы йөрәкле гаиләләр

последние и лучшие новости искусства в мире

20-13Безнең Индәр авылында да опекага алучы гаиләләр бар. Берече гаилә – Динара Фердинант кызы һәм Камил Тимербай улы Ниатбакиевлар. Алар бер гаиләдән өч егет һәм бер кыз үстерәләр. Ә төпчек улларын үзләренең балалары дип яздыралар, ул башка гаиләдән.

Зур малай Тихон Лугин Первомайка мәктәбендә 10 сыйныфта, кыз туганы Екатерина Понкрашева шул ук мәктәптә 6 сыйныфта укый. Ә Сергей Долгих Черноковский мәктәбендә белем ала. Тимур Понкрашев – Индәр башлангыч мәктәбенең 3 сыйныфында укый әле. Артемның йөрәгенә операция булган, ул күп вакыт өйдә утыра.

Икенче гаилә – Арамис Тимербулат улы Аюкин һәм Земфира Альберт кызы Сөләйманова. Алар кечкенәдән инвалид, әти-әнисе вафат булган баланы 2016 елны үзләренә алдылар. Аңа хәзер 50 яшь – исеме Юрис.

Земфира Альберт кызының элекке гаиләсеннән ике ир баласы бар. Алар үз гаиләләре белән яшиләр. Зур улы Черное авылында көн күрә, алар өч бала тәрбиялиләр. Икенче улы Төмәндә, хатыны белән бер кыз үстерәләр, Арамис Тимербулат улы белән өч кыз үстерделәр, авылда бергә яшиләр. Шулай итеп аларның икесенә биш оныклары бар. Үз йортларында яшиләр. Аларга бу зур бәхет!

20-14Өченче гаилә Марина Алексей кызы һәм Руслан Шамил улы Аитовлар. Руслан Шамил улы төньякка эшкә йөри, Марина Сычево авылында сатучы булып эшли.

2011 елны алар Алтай краеннан Маринаның вафат булган бертуган абыйсының кызын алып кайталар. Шуннан бу кызчык авыл балалар бакчасына йөри башлый һәм 2012 елда беренче сыйныфка Индәр авылы мәктәбенә укырга керә. Хәзерге көндә Алинә Первомайка поселогында 8 нче сыйныфта укый. Өйдә ул ярдәмчел, бар эштә дә булыша. Мал-туар күп юк, ди Марина, 4-5 сарык, этләр, мәчеләр. Аларны ашату, урыннарын алыштыру Алинәнең эше. Ул да бәхетле. Без аларга татулык, сәламәтлек, исән-сау яшәүләрен теләп калабыз.

Тания АЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836