Материалы

Озын булсын гомерләр

последние и лучшие новости искусства в мире

34-5Бүгенге язмамны бик теләп, горурланып язам. Сүзем бердәнбер сеңелемнең (мәрхүмә) олы баласы белән килененең кыскача тормыш тарихы турында.

Вагай районы, Казанлы авылында яшәүче Асия Юрис кызы һәм Җәлил Хәлил улы Зимагуловларның гаилә корып бергә гомер итүләренә 16 августта 30 ел тулды.

...1990 ел. 16 август. Казанлы авылында яшь парларның никах - туй-мәҗлесләре үтте. Бер-берсен аңлап, киңәшеп, тугрылыклы булырга вәгъдә биреп, мөстәкыйль тормышка нигез салынды.

Шул көннән башлап, йорт хуҗасы Җәлил үзе туып-үскән йортны туздырмый, какшатмый, әти-әнисенең хәтерен, истәлекләрен саклап, яшь кәләшне шул йортка алып кайта. Яшь парлар, тормыш юлдашы белән татулыкта, муллыкта, бәхетле, мәхәббәтле тормышта яшиләр.

1991 елның 7 июнендә әти-әнисен шатландырып, мәхәббәт җимешләре – Эмиль туа. Тату гаиләдә, дөрес тәрбия алып, югары уку йортында укытып, белем биреп, үз һөнәрен сайларга булышып, өйләндереп, тормыш юлына озаталар. Эмиль тормыш юлдашы Юлия, 2 яшьлек кызы Лия белән Төмән шәһәрендә яшиләр. Җәлил-Асия - токым-шәҗәрәләр ягыннан укытучы династиясен дәвам итүчеләр. Асиянең әнисе, бабасы Галеевлар РФнең мактаулы укытучылары иде. Җәлилнең (әтисе ягыннан) әбисе Гөлнәгыймә һәм Хәйрулла Бикмөхәммәт улы Зимагуловлар Омск өлкәсе, Усть-Ишим районы, Олы Бүрән башлангыч мәктәбендә укытканнар. Асия Юрис кызы 30 елдан артык татар теле һәм әдәбиятыннан, Җәлил Хәлил улы 26 ел тарих фәненнән белем бирәләр.

Иҗади хезмәтләренә тукталып тормыйм. Зимагуловларның 30 ел гомер иткән эш дәверендә башкарган хезмәтләрен үлчәү тәлинкәсенә салып үлчәсәк, саннар җитмәс, авырлыгын билгеләү дә мөмкин булмас.

“Яңарыш”ның быелгы 24 нче санында котлап язган каләм осталарының теләкләренә кушылып рәхмәт юллыйм.

Кадерлеләребез!

30 елны иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын.

Бер-берегезне хөрмәт итеп,
Безне шатландырып, үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.
Сез юбиляр! Сездән бәйрәм,
Җыелырлар дуслар, туганнар.
Теләкләрне язып салдык,

Өстәп әйтер бергә булганнар.
Энҗе туегыз җитеп куйды...
Алтын туйга әле иртәрәк,
Сезнең Энҗе туегызны котлап,

Кояш нурын сибә иркәләп.
Без телибез сезгә Алтын туйлар,
Исән-саулык, озын гомерләр.
Ул вакытта сезнең яныгызда

Йөгерешеп йөрер оныклар.
Авыл җирендә эшләгән
Укытучы кешегә.
Һәйкәл куйсаң да аз булыр,
Бәя бирсәң эшенә.

Сезгә алдагы тормыш юлыгызда пар канатлар булып, бала-оныкларыгызның хөрмәтен, туганнарыгызның кадерен тоеп, ак чәчәкләр шикелле саф күңелле калып, шатлыкта гомер кичерергә насыйп булсын.

Хәят мамагыз, Миләүшә, Илсөяр апаларыгыз һәм Илдар абыегыз.
Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума