#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Пенсионерларның эш тукталмый

последние и лучшие новости искусства в мире

16-9“Яңарыш”ыбызның ветераны Наилә Сафиуллина һәрвакыттагыча актив тормыш алып бара. Өендә бикләп куйсаң да, аның бер генә минуты да буш булмаячак, күз тимәсен! Ул үз йортында яшәгәнгә күрә, тавык-чебеше, бакчасы бар. Тик күп санлы оныкларын гына сагына. “Башта бик сәер булды. Кеше белән гел аралашып яшәгәнгә, беркая барып та булмагач, кунак та килмәгәч, үземне кая куярга белмәдем. Ишегалдына чыгып утырам – кеше юк, өйгә керәм – бушлык. Хәзер өйрәндем. Бакчада карлар эреп бетте. Теплицада көньяктагы шикелле кыздыра. Берсендә көзен утырткан суганнарымның яшел кыяклары күзләрне иркәли.

Икенчесенә кәбестә чәчтем. Әле капчыкларга бәрәңге утыртам иртәгә. Ә помидор үсентеләре һәм башкасы өйдә. Куак, җиләкләргә эссе су сибеп чыктым. Өйдә кул җитмәгән эшләрне эшләдем: 6 савыттагы даруларны тәртипләп куйдым. Шкафка да чират җитте.

Тормыш иптәшем Миннеәхмәт УАЗ машинасына түгә-күтәрә торган җайланма ясады. Башка машиналарының төзәтәсе җирләрен ясап куйды.

16-10Тиздән чебиләр кайтачак. Аларга әллә кайчан заказ биргән. Әлегә урын әзерлибез. Үзебезгә алдан ук бөтен кирәкле әйберне алып кайтып куйдык, кибеткә чыгасы юк. Икебезгә аш күп китми, алдан ук пешереп туңдырып куйган пирог, манты, пилмәннәрне алып җылытабыз, пешерәбез генә. Менә карантин озайтылды, чебиләргә аш алып кайтырга киләсе атнага барырга сөйләшкән идек. Анысын җайларга кирәк булачак. Өйдә 4 төрле эчемлек әзерләп эчәбез, алар иммунитетны күтәрәләр, авырмаска булышалар”.

Менә шулай, дуслар, Наилә апа, сөбханалла, тормышның һәр могҗизасының уңай ягын таба белә, үз җаена куллана ала, югалып калмый торган гаҗәеп хатын-кыз ул.

Өлкәннәребез сәламәт булсыннар. Алар күргән авырлыклар кабатланмасын, коронавирус хикмәтләре читләп үтсен безне.

* * *

16-11Илгиз абый Минулин 3 елдан бирле Төмән шәһәренең ветераннар советы исеменнән шахмат турнирларында катнаша. Төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнеп өлгергән инде ул. Әле февраль аенда узган ярышта I дәрәҗәдәге диплом алуга ирешкән. Берничә елдан бирле гомер юлдашы Әлфия апа белән алар өлкә диния нәзарәте оештырган Динар Нәфыйков җитәкчелегендәге дини белем алу курсларына да йөриләр. Дөньяда барган яман чир һәркайсыбызны өйләргә бикләнергә мәҗбүр итте. Бигрәк тә өлкән буын авыр кичерәдер бу чараны. 16-12Тик Минулиннар кәефләрен төшермиләр, барысы да яхшы буласына ышаналар. Әлфия апа бакча сезонына әзерләнә. Яшелчәләр утырткан, аларны тәрбияләп үстерә. Тәмле ашлар пешерә. Витамин туңдыргычта җитәрлек, ди ул. Бакчада үскән җиләк-җимеш белән сыйланалар. “Вакыт тиз үтә, - диләр өлкәннәребез. - Көн саен гарәб телендә сүрәләр укыйбыз, намазны калдырмыйбыз”. Аллаһы Тәгалә биргән сынауны сабыр булып үткәрергә тырышалар алар. Башкаларның да җитәкчеләребез, белемле табибларыбыз кушканча, өйдә утыруларын сорыйлар. Бердәм булганда гына, кушканны үтәгәндә генә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бу авырлыкны үтеп чыгарбыз, диләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836