#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Планшетны күп кулланучы бала чынбарлыкны виртуаль дөньядан аермый башлый”

последние и лучшие новости искусства в мире

АКШ галимнәре смартфон, планшетларның балалар сәламәтлегенә ясаган йогынтысы хакында зур күләмле тикшеренү уздыра. Аның кайбер нәтиҗәләре күптән түгел интернет чыганакларда дөнья күрде.Тикшеренүдә 9-10 яшьлек унбер меңләп бала катнашкан. Хәзергә дүрт мең ярым баланың тикшеренүе анализланган. Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, әлеге җиһазларны 7 сәгатьтән дә ким кулланмаган балаларның баш мие кабыгы нәзегәюе күзәтелгән. Әлеге үзгәрешләр баланың хәтере, сөйләменә, аңына йогынты ясавы ихтимал. Тәгаен нәтиҗәләр 2019 елда игълан дип көтелә.

Моннан тыш табиблар даими рәвештә балаларның әлеге җиһазларны күп вакыт куллануы сәламәтлеккә зыян салуы хакында искәртеп килә. Бүгенге көндә балалар өчен дә көндәлек куллану җиһазы булган әлеге смартфон, планшетлар сәламәтлеккә нинди йогынты ясарга мөмкин һәм аны ничә яшьтән куллану киңәш ителә. Бу хакта Татарстанның Буа шәһәрендә табиб-терапевт булып эшләүче Әлфия Маликова сөйли.

– Тулаем алганда, смартфон, планшетларны озак куллану негатив йогынты ясый ала, шулай ук компьютер, телевизор да. Беренче чиратта күз күременә тәэсир итә. Мисал өчен, бала телевизор караганда ул бер ноктага карап тора, күз алмалары хәрәкәтсез кала, әлбәттә, күз мускуллары көчсезләнә һәм миопия (ерактан начар күрү) барлыкка килә. Аннан соң, әлеге җиһазларны кулланганда, бала хәрәкәтсез, күп очракта әле ул дөрес итеп тә утырмый һәм хәрәкәт аз булу нәтиҗәсендә тәннең таяну-хәрәкәтләнү аппаратына зыян килә.

Баш миенә зыян килә ала

Монан тыш, нерв системына аеруча йогынты була, чөнки баланың баш мие, әйтик, мультфильмнардагы кебек бик якты, тиз алмашынып торучы күренешләрне карауга яраклаштырылмаган, шуңа күрә баш миенә дә зыян килә ала. Андый якты рәсемнәрне баш мие бераз агрессив кабул итә һәм бала, мәсәлән, йокы алдыннан караса, ул куркыныч төшләр күрергә мөмкин. Хәтта олыларга да йокы алдыннан 2-3 сәгать кала смартфоннар кулланмаска киңәш ителә. Чөнки кеше йокыга әзерләнгәндә тирә-ягында бар да тыныч булырга тиеш, ә якты рәсемнәр киресенчә баш миен уята, йокыга зыян килә.

Ә иң мөһиме – бала психикасына йогынтысы. Сөйләм калышуы барлыкка килергә мөмкин. Моннан тыш баланың фикерләвендә тоткарлык барлыкка килергә мөмкин, чөнки әзер рәсемнәр, әзер мәгьнә, уйлау өчен ниндидер тырышлык куярга кирәкми. Бала моңа өйрәнә һәм анда бу җиһазларга бәйлелек барлыкка килә.

Бүгенге көндә барлык кешенең арзанлы булса да смартфон алу мөмкинлеге бар. Һәм кечкенә балалар автобуста еламасын өчен яки ашатканда игътибарларын читкә юнәлтү өчен әти-әни смартфон-планшетлар бирә. Хәтта минем балам да без кунакта булганда реклама вакытында телевизорга йөгерә, күрәсең анда егерме бишенче кадр була һәм ул аны зур кызыксыну белән карый башлый. Ул аны аңламаса да, аңа бу бик кызык. Әмма баш мие аларның барысын да кабул итә һәм ул томанлы аңына (подсознание) кереп кала һәм баш миенә дә тискәре йогынты ясый.

Шуңа күрә, галимнәр җиде яшькә чаклы андый җиһазларны балаларга гомумән бирмәскә киңәш итә.

(“Акчарлак”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836