Материалы

Пособиеләр артты

последние и лучшие новости искусства в мире

8-92022 елның 1 февраленнән түләүләр күләме ничек үзгәрде?

Февральдән Россия Пенсия Фонды бирә торган социаль ярдәм чаралары 8,4% ка индексацияләнгән. Индексация коэффициенты Росстат белешмәләреннән чыгып, 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе турында РФ хөкүмәте карары белән расланган.

Беренче балага ана капиталы февральдән 40 646,07 сумга арткан һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынган, ә ата-аналар сертификатны рәсмиләштермәгән яки бер тапкыр да кулланмаган гаиләләргә дә шундый ук сумма каралган.

Ике бала да 2020 елдан соң туган очракта, бирелә торган күтәрелгән ана капиталы күләме индексациядән соң 53 712,27 сумга артты һәм 693 144,1 сум тәшкил итә.

Беренче балага ана капиталы алган, ә аннары тагын берсен тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Быел ана капиталына шундый өстәмә сумма индексация хисабына 168 616,2 сумга кадәр арткан.

Ана капиталын файдаланмаган гаиләләрнең акчалары да шушы айдан индексацияләнде.

Акчаларны тоту юнәлешләре үзгәрмәде. Элеккечә, ана капиталы торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, әнинең тупланма пенсиясенә, 3 яшькә кадәрге балага ай саен бирелә торган түләүләр, инвалид балалар җәмгыятенә интеграция һәм социаль адаптация өчен товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга тотылырга мөмкин.

Ана капиталын «Демография» илкүләм проекты буенча балалары булган гаиләләргә түлиләр. Алар артыннан махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми: сертификат бирү турында хәбәр дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка килә.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума