Материалы

Пуховик юу буенча киңәшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Пуховикны юар алдыннан төймәләрен, молниясен каптырабыз, тискәре ягы белән әйләндереп куябыз, мехы булса, аны алабыз. Кер юу машинасына пуховик янына башка бер әйбер дә салмагыз.

Теннис туплары яки юганда кулланыла торган махсус шарлар булса, машинага аны да тыгыгыз. Суның температурасы 30 градустан артырга тиеш түгел. Режимын «кул белән юа торган», «деликат юу», «одеяло» дигәнен сайлагыз. Керне сыгар өчен 400-600 әйләнешлесенә куе­гыз, иң күбе – 800, әмма ул бик сирәк очракта гына.

Пуховикны бер тапкыр чайкату гына җитми, өстәмә тагын ике-өч тапкыр чайкатыгыз. Югыйсә порошогы чыгып бетми һәм йоннары бер-берсенә ябыша. Аннары ул йомарланып укмашып кала. Аның аркасында пуховик суыкта җылытмый башлый. Пуховикны дөрес итеп киптерергә дә кирәк. Аны горизонталь рәвештә киптерү дөрес түгел. Сөлге өстенә куйсаң, йоны исләнә башлый. Шуңа да пуховикны кием элгеченә элеп киптерегез. Ике сәгатькә бер тапкыр яхшылап селкетеп җибәрегез. Кибеп беткәч, өстен бер кат тузан суырткыч белән киптерегез. Ул йоннарын кабартып җибәрергә булыша.

Кайберәүләр пуховикны кул белән юу яклы. Ул шулай дөрес тә. Әмма бу очракта кер порошогы кулланырга кирәкми. Аның урынына шампунь яки сыек кер юу чарасын файдаланыгыз. Пуховикны кием элгеченә элеп, душ кергәндә кулланыла торган су бөркегеч белән юыгыз. Суның температурасы 30 градустан артмасын. Аннары кер сабыны ярдәмендә щетка белән ышкыгыз. Берничә минуттан су белән юып төшерегез. Кул белән генә җиңелчә сыгып, ваннада калдырыгыз. Кер сабыны урынына шампунь яки сыек порошок кулланырга була.

Пуховикны ваннага су тутырып та юып була. Суга сыек сабын яки  шампунь салабыз да куртканы ун минутка калдырабыз. Пычрак урыннарын щетка белән ышкып алабыз. Соңыннан озаклап чайкыйбыз.

“Шәһри Казан”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума