#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Путин бүләген алган гаилә

последние и лучшие новости искусства в мире

25-8Әле май аенда гына Вагай районының Карагай авылында яшәүче Мәдинә һәм Мартин Абдуллиннарга илебез Президенты В.Путинның “Ата-ана даны” орденының медален тапшырдылар.

Абдуллиннар тырыш, тату гаиләдә 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның олысы Илдус - хәзер үзе күп балалы әти. Камил, Рөстәм, Земфира, Әнәс, Рәис – барысы да кирәкле һөнәр ияләре. Әти-әниләрен 13 онык белән сөендергәннәр.

Бала – гаиләнең көзгесе бит ул. Аны тормышта үзен табарлык, яраткан эшен күңел биреп башкарырлык, ихтирамлы, булган, белемле итү авыр һәм зур көч сорый. Аз гына күреп җиткермәдеңме – балаңның туры юлдан читкә тайпылуын көт тә тор. Ә моның өчен гаиләдә үзара ышаныч һәм хөрмәт булырга тиеш. Бала кече яшьтән үк өлкәннәрдән үрнәк алып, алар белгәннәрне өйрәнеп үсә. Бу ата-анадан күпне таләп итә. Абдуллиннар гаиләсендә хезмәт, ихтирам, үз эшеңә җаваплы карарга, ахырына җиткерергә өйрәнеп үскән балалар хәзер дә сынатмыйлар. Икесе Тубылда, өчесе Төмәндә урнашып калсалар да, туган нигезне онытмыйлар, гел кайтып, ярдәмләшеп яшиләр. Әниләре гомере буе кибеттә, мәктәп буфетында эшләп, лаеклы ялга чыкса да, әтиләре тракторчы хезмәтендә әле. Хуҗалык та зур, эре мөгезле терлек тә, ваграклары да бар анда, кош-корт та үстерәләр, бакчаның мәйданы да 25 сутыйга җитә.

“Алар бездән яхшырак яшиләр, шулай булып калсын”, - диләр Абдуллиннар. Әйе, балалар бездән акыллырак, әйбәтрәк булсын өчен тырышадыр инде һәр ата-ана.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836