Материалы

Һәр гаиләдә кояшлы көннәр күбрәк булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

Олы яшьтәге, 50-60 ел бер-берсенә терәк булып, матур гаилә корып яшәгән парларга карап сокланасың. Ә бит кайчандыр алар да яшь, чибәр, гайрәтле булганнар. Аларның да тормышы белән саф мәхәббәт, пакъ хисләр, бер-береңне гафу итә белү кебек күркәм сыйфатлар идарә иткән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, каршылыклар тумый тормый, әлбәттә. Динебез гаиләдә килеп чыккан низагларны хәл итү өчен нинди киңәшләр бирә соң? Җил-давылларны хәл итү юлларына күчкәнче, бер мөһим ноктага тукталып китәсем килә. Гаиләдә ир белән хатын арасында нинди генә каршылыклар чыкмасын, аларны өй эчендә, ике арада хәл итәргә тырышырга кирәк.

Бу дөньяда идеаль кешеләр булмаганын гаилә коручылар алдан белергә тиешләр. Тормышта кешене ничек бар, шулай кабул итә алу - зур байлык. Иң мөһиме – бер-береңә юл куя белергә кирәк. Шуңа күрә, тормышның бормалы юлларында еш кына, хак булсаң да, юл куярга туры килә. Нишләптер, беркемнең дә гаепле буласы килми. Тырышкан табар, гаеплене тиз эзләп табар. Кем гаепле? Хатын гаепле – дөрес эшләмәгән.

Җир өстендә хатасыз кеше юк, шуңа күрә, динебез кешене башкаларның яман якларын түгел, бәлки, яхшы сыйфатларын күрә белергә өйрәтә. Әгәр кешегә аннан кер эзләү карашы белән карасаң, бик күп кимчелекләр табасың. Әгәр шул кешенең яхшы якларын күрергә теләсәң, аларны да күрергә була.

Гаиләдә ир – ир булып, хатын – хатын булып калырга тиеш. Каршылыклар килеп чыкканда, хатын иренә: “Ул хуҗа бит инде”, - дип юл куйсын. Ир дә: “Өйдә кем хуҗа?” – дип өстәл сугарга түгел, бәлки, хуҗалыгын кайгыртучы буларак, хатынына да юл куярга бурычлы. Дин буенча, хатын-кыз кабыргадан яралган, синең өчен ул беркайчан да тураймас.

Әгәр хатын-кызның рәхәтен күрәсең килсә, кәкрелегенә карамый гына күр. Хатын-кыз беркайчан да дөньяга ир кебек карамаячак, аның һәрнәрсәгә үз карашы, үз дөньясы бар. Шуңа күрә ирләргә аларның да дөньяларын күрергә, аңлый белергә, хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Хуҗаның юл куя белүе, кайбер ирләр уйлаганча, көчсезлек билгесе түгел. Киресенчә, хуҗаның акыллы булуын дәлилли. Табигатьтә һава торышлары гел үзгәреп тора, кояшлы матур көннәр дә була, җил-давыллы, болытлы көннәр булмаса, кояшлы көннәрнең кадерен белмәс идек. Шуның кебек, гаиләдә дә яратышкан вакытлар да күп була, бераз үпкәләшеп, әйткәләшеп тә алырга туры килә. Шулай да, бераз җилләп, давыллап алганнан соң, бергәләшеп утырып чәй эчүләре, дуслашулары шулкадәр күңелледер. Һәр гаиләгә кояшлы көннәрнең күбрәк булуын теләп калабыз.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума