#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Россиядә 2022 елга яшәү минимумы күләме расланды

последние и лучшие новости искусства в мире

Россиядә яшәү минимумының күләме 2022 елда җан башына - 12 654 сум, хезмәткә яраклы халык өчен - 13 793 сум, пенсионерлар өчен - 10 882 сум, балалар өчен - 12 274 сум тәшкил итәчәк.

2022-2024 елларга федераль бюджет проектына Владимир Путин шундый төзәтмә кертте. Бу саннар, дәүләт башлыгының тагын ике төзәтмәсе белән бергә, җомга көнне Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты тарафыннан хупланды, дип яза РИА Новости.

Пәнҗешәмбе көнне узган социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Владимир Путин 2022 елга яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы күләмен 8,6 процентка, ягъни инфляциядән югарырак арттырырга тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, минималь хезмәт хакы 13 890 сумга, ә яшәү минимумы 12 654 сумга кадәр артырга тиеш.

Элегрәк беренче укылышта кабул ителгән өч еллык федераль бюджет проектында киләсе елга яшәү минимумы күләмен 2,5 процентка индексацияләү каралган иде.

Минималь хезмәт хакы, Россия Конституциясе нигезендә, яшәү минимумыннан ким була алмый. Агымдагы елда РФ буенча тулаем яшәү минимумы күләме җан башына 11 653 сум, хезмәткә яраклы халык өчен – 12 702 сум, пенсионерлар өчен – 10 022 сум, балалар өчен – 11 303 сум, минималь хезмәт хакы аена 12 792 сум тәшкил итә.

Октябрь азагында Дәүләт Думасы беренче укылышта 2022 елдан минималь хезмәт хакын аена 13 617 сумга кадәр арттыру турында хөкүмәт закон проектын кабул иткән иде. Хезмәт хакын 13 890 сумга кадәр арттыру турындагы Президент төзәтмәсен Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты карарга тиеш булачак.

“Татар-информ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836