Материалы

Россиядә күп балалы әти-әниләргә отпуск вакытын арттырырга җыеналар

последние и лучшие новости искусства в мире

Өстәмә ял көннәрен күп балалы ата-аналар балалар белән үткәрә яки шәхси ялга тота ала.

Россиядә күп балалы ата-аналарга ел саен бирелә һәм түләнә торган отпуск вакытын 35 көнгә кадәр арттырырга мөмкиннәр. Бу хакта RT хәбәр итә.

Тәкъдим авторы - РФ Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев. Ул шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка тиешле хат юллаган.

Кабул ителгән очракта, бу яңалык өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга кагылачак. Сухарев сүзләренчә, гражданнарның әлеге категориясенә йөкләмә зур, әмма хәзер аларның отпускларының дәвамлылыгы башка хезмәткәрләрдән берни белән дә аерылмый.

«Шуңа бәйле рәвештә, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга ел саен 35 көн дәвамында һәм түләнә торган төп түләүле отпуск бирү өлешендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карауны сорыйм», — дип яза парламентарий хатта.

Ул өстәмә ял көннәрен күп балалы ата-аналар балалар белән үткәрә яки шәхси ялга тота ала, дип саный. 

Татар-информ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума