Материалы

“Россиянең алтын гаиләсе” исемен алдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

29-7Бу көннәрдә Төмән шәһәренең курчак театры залында “Ел гаиләсе – 2018” бөтенроссия бәйгесенең регионара этабында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котладылар. Гаилә җепләренең уңай тәҗрибәләрен тарату, гаилә байлыкларының абруен күтәрү һәм ата-ананың балалары алдындагы җаваплылыкны аңлату максаты белән оештырылган әлеге бәйге авыр тормыш шартларында калган балаларга ярдәм итү фонды тырышлыгы белән быел 3нче тапкыр уздырыла. Ә Төмән өлкәсендә “Ел гаиләсе – 2018” регионара бәйгесе социаль үсеш өлкә департаменты җитәкчелегендә үткәрелә. Бәйгедә – “Күп балалы гаилә”, “Яшь гаилә”, “Авыл гаиләсе”, “Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә” һәм “Россиянең алтын гаиләсе” номинацияләре буенча барысы 45 гаилә катнашты.

Тәбрикләү сүзләре белән җиңүчеләрне социаль үсеш өлкә департаменты җитәкчесе урынбасары Ирина Ожогина котлап: “Һәрберебез өчен гаилә – иң зур хәзинә ул. Сез үз гаиләгезгә бик күп көч, түземлелек, зирәклек салгансыз, шуңа да балаларыгыз сезнең үрнәк буенча исән-имин яшиләр”, - диде. Бәйгенең регионара этабына җитүчеләр арасыннан 15 җиңүче сайлап алынган. Сәхнәгә бүләкләрен алырга дип күтәрелгән җиңүчеләр белән бергә бала-оныклары, әби-бабайлары, туганнары да чыгып бастылар. Аларның дуслык, үзара теләктәшлек күрсәтүләре – нык гаиләнең төп сере булып тора да.

Җиңүчеләр арасында милләттәшләребезне күрү дә безне сөендерде. “Россиянең алтын гаиләсе” номинациясендә Вагай районы, Птицы авылында яшәүче Фәхриҗамал Аббас кызы һәм Җәгъфәр Мөхәммәт улы Утяшевлар 2 урын яуладылар. 51 ел бергә гомер итүче Утяшевларның хезмәт юллары “Фрунзенский” совхозында үтә. Җәгъфәр Мөхәммәт улы гади тракторчыдан – баш агроном, аннары совхоз җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Гомуми хезмәт стажы -50 елдан артык исәпләнә. Фәхриҗамал Аббас кызы 2000 елга хәтле совхозда баш икътисадчы булып эшли, ул да 36 ел гомерен хезмәттә уздыра. “Яңарыш” газетасында басылып чыккан күп кенә шигырьләре дә нәкъ эшләгән арада языла. Птицы авылында зур хуҗалык булдырып, үзләре кебек тырыш, максатчан, итагатьле өч ул һәм бер кыз үстерәләр, аларга югары белем биреп, гомер юлына озаталар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума