#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сөмбелә бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

46-7Сөмбелә – башак дигән сүз. Ул өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигәнне аңлата. Менә шул чорда көзге муллыкта бәйрәм ителә торган уңыш бәйрәме ул – Сөмбелә. Чама белән көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә. Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөмбелә дип атаганнар, башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар.

Күптән түгел Төмәннең “Этнос” иҗади һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында Сөмбелә бәйрәме уздырылды. Үзәк залы бәйрәмчә бизәлгән. Гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган бәйрәм буларак, халкыбызның традицияләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырганга, халкыбызның элекке көнкүреш әйберләре белән тутырылган музей залына охшап калган.

Йола буенча Сөмбелә итеп үзәктә эшләүче Әлфинур Касыймованы сайлаганнар. Башта балалар Сөмбеләне бәйрәмгә чакырдылар. Аларга әти-әниләр дә ярдәмгә килделәр. Ниһаять, чибәр, уңган кыз пәйда булды. Кәрҗин, башаклар тоткан алтынсу-сары күлмәкле Сөмбелә балалар каршына исәнләшеп, шаулап-гөрләп бәйрәм алып чыкты.

Чара борынгыдан килгән төрле ырымнар, серле, тылсымлы такмаклар яки җырлар, уеннар белән үрелеп барды.

Бәйрәмдә балалар гына түгел, әти-әниләр дә бик теләп катнаштылар. Әлбәттә, күңелле булды. Алып баручы апабыз Зәмфирә Дворянских, шулай ук үзәк хезмәткәрләре җырлар җырлап, гөбедә май ачлап, йон эрләп халкыбызның элекке көнкүрешен күрсәттеләр.

Бу бәйрәмнең тарихы бик ерактан килә. Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар арасында уртак рухи бәйләнеш барлыкка килеп, бәйрәм тагын да ямьләнде.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836