#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сагынырмын сине, Казан!

последние и лучшие новости искусства в мире

7-8Яңа елның салкын бер көнендә, себердән икебез Казан якларына таба юлга чыктык. Хәзер бит интернет заманы, анда эзләнә торгач, “Васильевский” санаторие турында укып белдек. Санаторий хуҗаларына шалтыратып сөйләштек, таныштык, аларның кагыйдәләре күңелебезгә ошады, сөйләгәннәренә ышанып юлга чыкмакчы булдык.

Сәяхәтебез Тубыл шәһәреннән башланды. Анда тиз йөрүче поездга утырдык, сәфәребез хәерлегә булсын, дип теләкләр теләп, кузгалып та киттек.

Тормыш кеше гомерендә үз кагыйдәләрен куя икән. Берәүләрне бәхетле, парлы итеп яшәтә, икенчеләрне кайгыларга урап, ялгызлыкта калдыра. Без дә тормыш юлыбызда югалтулар кичердек. Язмыш безне дә төрле яклап сынады. Дустым Нурия бер-бер артлы улын һәм ире Рифны югалтты. Бу кайгыларны әйтеп бетергесез авыр кичерде. Тормыш дәвам итә, кеше яши, кайгыларга, авырлыкларга түзә, дөнья йөген йөкләп алга баруын дәвам итә. Дөнья мәшәкатьләрен, бәгырьләрне телгән борчулардан бер мәлгә булса да арыныйк дип, Нурия дустым белән киңәшләшеп, йөрәк ярасына дәва эзләп, какшаган сәламәтлекне бераз булса да тәртипкә китерик дип санаторийга – Татарстанга барып кайтмакчы булдык.

Юлыбыз уңып чыкты, гел яхшы, рәхимле адәмнәр очрады. Санаторий Казан шәһәре артында, нарат урманы уртасындагы бик матур табигатьле җирдә урнашкан.

Якты йөз белән безне каршы алып, матур бинада – “Казан” кунакханәсендә яшәргә урнаштырдылар. Ял итеп, сәламәтлек туплап ике атна үткәне сизелми дә калды. Көн саен диярлек төрле дәваланулар алдык. Табиблары яшьләр, мөлаем йөзлеләр, үз эшләренең осталары. Күбесе татар кызлары, егетләре. Татар халкы элек-электән кунакчыл халык булган, бу күрешү шуны исбатлады. Көн тәртибендә төрле ял итү чаралары үткәрелде: кино, очрашулар, экскурсияләр.

Казан Кремленә экскурсиягә бардык. Кол Шәриф мәчетенә кердек. Мәчет эчендә искитәрлек матурлык (чиста, пөхтә, якты), чыгасы килми, садака салгач дога укыдылар. Мәчетнең һәрбер почмагын да карап, күреп йөреп чыктык. Сөембикә манарасын күрдек.

Казан метросына да төштек, Бауман урамын да урап үттек. Шәһәр бик матур, үзгәргән. Татарлар яши, татар телендә моңлы җырлар яңгырый, урамда, автобусларда, метрода татарча сөйләшәләр, татар телендә белдерүләр яңгырый, күңелләргә май булып керә. “Нинди матур безнең телебез!” дип горурланып, килгәнебезгә шатланып шәһәр урамнарында йөрдек.

Санаторийда халык күп иде. Тиз арада дуслашып, аралашып, бик күңелле яшәдек. Кайтыр алдыннан телефон номерлары алышып, адреслар язышып, моңсу гына саубуллаштык.

Кайту вакыты да җитте, кайтасы килмәгән шикелле хис иттек үзебезне. Кайтырга чыккач, биек нарат агачлары кешеләр кебек башларын иеп озатып калдылар.

Ерак сәфәргә баруыбызга үкенмичә, җиңел сулап, нурлы Казан җиреннән матур уй-хисләр белән поездга утырып кайтып киттек.

Суфия БАКИЕВА, педагогия хезмәте ветераны,
Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836