#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сагышлы да, бәхетле дә горем юлым”

последние и лучшие новости искусства в мире

43-6Вагай районы, Коллар авылында күп балалы гаиләдә өченче бала булып туган Хәйрулла Рамазан улы Колмәмәтов 87 яшен тутыра. Әнисе - Сәхибҗамал, әтисе - Рамазан колхозда эшлиләр, үз хуҗалыкларын да алып баралар. Хәйрулла тырышып Коллар мәктәбендә 4 сыйныфка кадәр укый, өйдә йорт эшләрен башкара, кечкенә сеңелләрен карый, әти-әнисенә ярдәм итә. Советлар илендә коллективлашу башлана, авыл халкының күпчелеге колхозда эшли. Тормышлар җайга салына дигәндә, 1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Бу елларны Хәйрулла абыйның әтисе өстеннән әләк язучылар табыла.

Тырыш хезмәткәр урман хуҗалыгында агачтан мылтык түтәсе ясаучы булып эшләгән була, шуннан аны сөргенгә алып китәләр, ул әйләнеп кайтмый. Күп еллар узгач, фин сугышын үткән, репрессия корбаны Рамазан абыйны аклыйлар, аның  турында Җиңү бәйрәменең 65 еллыгына багышланган “Бөек Җиңүнең яктысы” дигән китапта мәгълүмат язылып чыга. Әтисез үскән, сугыш елы авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән Хәйрулла Рамазан улы хатирәләре белән уртаклашты.

- Колхоз эшенә җигелгәндә 12 яшь иде миңа. Сугыш башлангач, укуны дәвам итеп булмады. Авылыбызның ирләре фронтка, хезмәт армиясенә китте. ”Кызыл Сабанчы” колхозында эшләүче хатын-кызлар, яшүсмерләр ялны белми эшләделәр. Бөтен авыр эшне  башкардык. Сыерларны көткән вакытта ач бүреләр дә күрдек. Безнең авылдан 8 чакрым ераклыктагы Өстамак авылы кырларында печән чаптык. Көз җиткәч, вакытында уңышны җыеп, ашлык саклау складларына җиткерергә кирәк иде. Җыелган бодайның иң яхшысын Карелино авылы ашлык складына алып бардылар, иң начарын эшләүчеләргә бүлеп бирделәр. Һәркем ул бодайны Кулига авылындагы тегермәнгә тарттырырга алып баралар иде. Шул оннан пәтер пешерүләре әле истә. Салкын кыш та эш бетми: печән ташу, утын кисү, аны алып кайту. Өстебезгә, аякка кияр кием юк. Сугыш еллары безне иртә өлкәнәйтте, җаваплылык өстәлде. Һәр гаилә үз хуҗалыгындагы мал-туарыннан җыелган сөтен, маен, итен дәүләткә тапшырып торды. Хатын-кызлар кичләрен фронтка җибәрү өчен оекбаш, бияләйләр бәйләделәр. Безнең салым, займ түләргә мөмкинлегебез булмагач, сыерыбызны сатарга туры килде. Колхоз рәисеннән качып, балаларны ачлыктан саклап калу максатыннан, төнлә башак җыярга чыгабыз. Басуларда калган бәрәңгене алырга да рөхсәт бирмәделәр. Яз җиткәч, туңган бәрәңге җыеп, коймак коябыз. Миңа 16 яшь тулгач, үз теләгем белән фронтка җибәрүләрен сорадым. Авыл советы рәисе Леонтий Бесчастных рөхсәт бирмәде. Өйдә 6 бала, әнигә булышырга кирәк, үземнең  сәламәтлегем юк. Күпчелек авылдашларым һәм мин трахома чире белән авырдык. 1942нче елны колхоз сыерларының сөтен Колларга, кайсы вакыт Вагай авылына ташый башладым. Флягаларны арбага, машинага, көймәләргә үзем күтәреп куям. Юллар пычрак, хәл юк, үзем ябык, тауга менгәндә флягалар тәгәрәп төшкәндә кичергән хисләрне әле дә күз яше белән искә алам. Ул флягаларны бушатып, авылга кире алып кайтып, юып, икенче көнгә әзерлисе бар әле. Безнең буын кешеләр бөтен күңелләрен биреп эшләделәр, җан-тәннәре белән Бөек Җиңү бәйрәмен якынайту өчен тырыштылар. Ял көннәре, бәйрәмнәр турында уйлап та карамадык. Илебез белән кичергән сагышлы еллар бәхетнең, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтте. Сугыш тәмамлангач та, авылда сөт ташучы булып лаеклы ялга чыкканчы эшләдем. Тормыш иптәшем Камилә Даут кызы  белән гаилә кордык, 5 бала тәрбияләп үстердек. Ул күп еллар колхозда төрле авыр эшләр башкарды. Балыкчылар бригадасында, авыр эштән курыкмыйча, тырышып эшләде, авыл хуҗалыгында хезмәт итте. 3 ел элек бакыйга күчкән тормыш иптәшемне юксынып яшим. Сеңелләрем, апаларым шәһәргә күчеп киттеләр. Мин авыл тормышына, туган ягыма тугры булдым, әниемне, сеңлемнең кызын тәрбияләдем, ярдәмләшеп гомер кичердек. Бүгенге сызланулар, авырулар  авыр сугыш елларының кайтавазы, - дип сөйләде сугыш ветераны.

43 ел намуслы хезмәте өчен Хәйрулла Рамазан улы ”Хезмәт ветераны”, “Бөек Ватан сугыш елларында күрсәткән батырлык өчен”, ”Бөек Ватан сугышы ветераны” исемле һәм юбилейлы, чирәм җирләрен эшкәртүдә катнашкан өчен медальләре белән бүләкләнә. Бүген ул кызы Клара тәрбиясендә, улының, оныкларының мәрхәмәтен, игелеген күреп туган авылында гомер кичерә.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836