Материалы

Сарык йонының файдасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Борынгы заманнардан ук кош мамыгы һәм хайван йоныннан әзерләнгән әйберләр алтыннан да кыйммәтлерәк бәяләнгән. Туйда кәләшкә бүләк ителгән мамык шәл (бүгенге көндә дә аның бәясе арзан түгел) кияүнең аны ни дәрәҗәдә яратуы, юмартлыгы һәм кайгыртучанлыгы (ул матурлык өчен генә түгел бит, сөйгәнен салкыннарда җылытачак, сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк) турында сөйләгән.

Хайван йонының табигый үзлекләре, чыннан да, гаҗәеп. Һаваны яхшы үткәргәнлектән, йоннан җитештерелгән кием-салым тәннең табигый җылылыгын сакларга ярдәм итә: йон киемнән кызу да булмас, өшетмәс тә.

Йон артык җылыны чыгарып кына калмый, дымны да сеңдерә. Шуңа да йон кием кигән кешенең тәне озак вакыт коры була.

Микробларны үтерә алу үзлеге булганга, йон киемнәр олы яшьтәгеләр өчен генә түгел, ә балалар өчен дә кулай. Шул ук вакытта табигый йон бик сирәк очракта гына ярсыну китереп чыгара.

Дәвалау үзлеге

Тиренең өске катламындагы гасаб орлыкларына йогынты ясаганлыктан, йон кан әйләнешен яхшырта, җылы алмашын җайлый, сәламәтлекне ныгыта. Шул ук вакытта йонның кайбер төрләре тәнгә тир белән бүленгән агуларны бетерергә ярдәм итә. Моннан тыш, йон җепселләрендәге балавыз йогышсызландыру һәм ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия. 35-37 градус җылылыкта эреп, ул буыннарга, умыртка баганасына һәм сулыш юлларына уңай йогынты ясый, мускул киеренкелеген бетерә.

Бил һәм буыннар сызлау белән газапланучы кешеләр коры җылыга мохтаҗ була. Шуңа да, иң беренче нәүбәттә, нәкъ менә аларга йон әйберләр кияргә киңәш ителә.

Моннан тыш, буын авырулары, баш өянәкләре, сулыш юллары, тире авырулары күзәтелгәндә, кан әйләнеше бозылганда да, йон киемнәр кияргә кирәк.

Борынгы заманнарда теш сызлавын һәм баш авыртуын йон яулык ярдәмендә дәвалаганнар. Моның өчен яулыкны башка ураганнар.

Сарыкныкыннан алып, этнекенә кадәр

Төрле хайваннардан алынган йоннарның уртак үзлекләре бар, шул ук вакытта аларны бары тик үзләренә генә хас сыйфатлары булуы да мәгълүм.

Кеше ешрак сарык йонын куллана. Ул сарык йонының күплеге (меринос токымындагы бер сарыктан 15 кг кадәр йон алырга мөмкин) һәм аны җиңел генә кыркып булу белән аңлатыла. Сарык йонында йон балавызы күп һәм тән җылылыгын да яхшы җайлый. Шуның белән ул югары бәяләнә дә.

Сарык йоны түбәндәге авырулар күзәтелгәндә ярдәм итә:

* буыннар ялкынсынганда. Мондый очракта зыян килгән буыннарга йон урау яхшы;

* үпкәләр ялкынсынганда (авыруга гәрчич һәм банкы кую зыянлы дип саналса, бигрәк тә);

* колак, борын яны куышлыклары ялкынсынганда. Сарык йоныннан коры бәйләвечләр, колакларга, борын яны куышлыклары тирәсенә яисә муендагы зурайган лимфа төеннәренә һәм казналык астына куйганда, авыртуны басарга һәм ялкынсынуны бетерергә ярдәм итә.

Кәҗә мамыгының дәвалау үзлеген буын авырулары белән авыручылар тиешенчә бәяләгән. Аның тагын бер өстенлеге – ул ярсыну китереп чыгармый. Биек тауларда яшәүче кәҗә мамыгы аерым әһәмияткә ия, алардан җиңел тукыма – кәшемир җитештерелә. Билгеле, андый тукыма бик кыйммәт бәяләнә.

Тәнгә якынрак

Йон киемнәр – свитер, оекбаш, бияләйләрне мөмкин кадәр ешрак киегез.

Юрганнарның ясалма түгел, ә табигый йоннан сырылганын сайлагыз.

Йон белән эшләү мөмкинлегеннән баш тартмагыз: бәйләгез, киезләр басыгыз һ.б.лар.

Йон тәнегезгә никадәр якынрак булса, сәламәтлегегезгә шулкадәр файдалырак булыр!

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума