#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сатылганны данлаган якташыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

29-10Һәр авылда горурланып сөйләрлек, тырыш, уникаль гаиләләр бар. Сатылган авылында яшәүче Кутумовлар гаиләсендә Тубыл авиациясенә хезмәт юлын өч буын багышлый. Хөсәен Әхәт улы Кутумов авылның җидееллык татар мәктәбендә белем ала. 8 нче сыйныфны шәһәрнең 15 нче мәктәбендә тәмамлый. Кече вакытыннан зәңгәр күкнең сихри матурлыгына сокланган, авиациядә эшләргә хыялланган егеткә укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан әтисе дә иртә мәрхүм була, әнисе дә авырый. Хөсәен Әхәт улы мәктәпне тәмамлап, хезмәт юлын колхозда башлый.

17 яше тулгач, аны аэропортка моторист итеп эшкә алалар. Җаваплы егет 1963 елны армия сафларына хезмәткә китә. Армиядән килү белән, ул аэропортта эшен дәвам итә. Тырыш егет читтән торып Иркутск шәһәренең авиация техникумында укый. Сатылганда яшәүче егетләр кече вакытларыннан аэропорттагы эшне, ничек самолет, вертолетларның күкләргә күтәрелүен күреп үсәләр. Шуңа да егетләрнең күбесе очучы булырга хыялланалар. Хөсәен Кутумов хыялын тормышка ашыра. Ул Кременчуг шәһәренең очучылар училищесында бортмеханик һөнәренә укып чыга. Диплом алгач, Ан-2, Ми-4, Ми-8 самолетларында очып, мактаулы авиация хезмәткәре “Россия авиациясенең истәлекле күкрәк билгесе” белән бүләкләнә. Очучы хезмәтен зурлау, хөрмәтләү Кутумовлар токымында гаилә традициясенә кергән. Кыю, уңган, югарыга омтылган, күкне яраткан ике улы Заур, Әхәт һәм оныгы Дауд та авиция белән бәйле һөнәр сайлыйлар. Заур - Санкт-Петербургның гражданлык авиациясе академиясен, Әхәт – Кременчуг шәһәренең очучылар училищесын тәмамлап, сайлаган һөнәрләре буенча тугры хезмәт итәләр. Дауд әлегә Ульяновск шәһәренең очучылар училищесында белем ала.

Һәр авыл үзенең кешеләре белән данлы. Сатылган авылында яшәүче Хөсәен абый Кутумовның тормыш иптәше Фәүзия Вәли кызы гомер буе укытучы, авылның башлангыч мәктәбе директоры булып эшли. Алар үз көчләре белән яр буенда йорт төзиләр, бакча утырталар. Күптән инде лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары бергәләшеп намаз укыйлар. Фәүзия апа тормыш иптәше турында: ”Мин Хөсәенгә тормышка чыккан елны бер-бер артлы әти-әнием мәрхүм булдылар. Үзебез дә яшь гаилә идек. Тормыш иптәшем минем 4 кече бертуганымны аякка бастырды, тәрбия бирде, укытты, олы тормыш юлына озатты. Аларның өчесе очучылар училищесын тәмамладылар. Хөсәен аларга үрнәк булды. Хәзер, өлкәнәйгән көнебездә бөтенесе килеп безнең хәлләребезне белешеп торалар”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836