Материалы

Сез һаман да истә, классташларым һәм сабакташларым

последние и лучшие новости искусства в мире

35-6“Искә төшерү йомгагының җебеннән тартсаң, йомгак үзе иксез-чиксезлеккә тәгәри”.

Халык фикере.

1 сентябрь бөтен илебез халкы өчен зур бәйрәм – Белем көне. Иң нәни укучылар беренче тапкыр чәчәк бәйләмнәре тотып, шатланып мәктәпкә киләләр. Мин аларны чын күңелемнән котлыйм һәм киләчәк тормышларында зур уңышларга ирешүләрен телим.

Нәкъ 75 ел элек без игезәкләр – Гайния һәм Гани Хисамовлар - Ялутор районы, Кактамак башлангыч мәктәбенең 1 нче классына укырга бардык. Өченче тапкыр сугышта булып, исән кайткан әтиебез китап-дәфтәр алыр өчен безне, яланаяклы балаларын, бишәр сум акча тоттырып озатып калды. Безнең, сугыш чоры балаларының, чиста дәфтәр, кәгазь, портфель, формалы кием һ.б. күргәннәре булмады. Ул елларда, ышанмассыз, иске китап, газета битләрендә генә язалар иде. Беренче укытучыбыз - яшь кыз Гөлчирә апа Дәүләтгәрәеваның беркемгә дә дәфтәр бирергә кушмаган сүзләре әле бүген дә хәтеремдә.

Безнең мәктәбебез авыл йортының бер бүлмәсендә урнашкан, ә икенчесендә хуҗабикә Кәшифә апа бер төркем балалары белән яшиләр. Классыбызда сугыш елларында укый алмый калган, бездән 6-7 яшькә олырак абый-апалар да бар иде. Мин аларның исемнәрен генә түгел, туган елларын әле дә беләм: Мәстүрә, Нигъмәтҗан, Әхтәр, Сабирҗан, Наҗия, Минәхмәт, Зафирә...

Хәтердә, мәктәп бүлмәсенә керү өчен биек баскычтан менә идек. Шул баскычны, белем ачкычларын тотып, дүрт ел таптагач, Аслана (Кашавыл) урта мәктәбенә бардык.

Алты ел буена 5 чакрым араны җәяү йөреп укыдык. Көзге пычракларда, кышкы карлы салкын бураннарда да дәрес калдырмадык. Юл юк, бер-бер артлы тезелешеп, чиратлап үзебезгә юл – сукмак ясап барабыз.

Класс бүлмәсендә салкын, парта янында “сукыр” җиделе керосин лампасы яктырта. Өч ат көчле электр станциясен Карл абый Исмәгыйлов без 8 нче класска күчкәч кенә эшләтә башлады. Шул кадәр уңайсызлыклар чигеп, безнең мәктәпкә балалар өлкәбезнең 5 районыннан җыелалар иде. Укырга омтылыш бик зур иде шул.

Һава торышына, якыннанмы, ерактанмы килүгә карамастан, дәресләр башлану алдыннан Хәтмулла Рамазанов бөтен укучыларны иртәнге гимнастикага урамга алып чыга иде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Һаман да аның әйткән сүзләрен: “Спорт, гимнастика – сәламәтлек нигезе” икәнен аңлап яшим.

Безнең мәктәп укытучылары чиксез авыр елларда да чын батырлык күрсәтеп, армый-талмый эшлиләр иде. Аларның исемнәре минем озын-озак тормыш юлымда маяк булып яшиләр. Фәүзия Шәмсетдинова, Роза Бабикова – ана телендә дөрес язарга-укырга өйрәттеләр, Әхмәт абый Шабиков, Фәйзи абый Качкуров, Мөнирә апа Вәлеева мин яраткан фән буенча – физика һәм математика укытучылары, Сөмбел Хөсәинова, Дора Антониновна Андреева – рус телемне шомарттылар, Гөлниса апа Ханнанова һич кенә дә халкыбыз һәм илебез тарихын онытмаска, ихтирам итәргә өйрәтте.. Сәлиха апа Гарипова табигать байлыгын саклап яшәргә өндәп укытты. Укытучыларымның исемнәре мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылсыннар иде!

Классташларым һәм сабакташларым! Сезнең исемегезне мин күңелемдә гомерем буе саклап яшим. Еракта яшәсәм дә, шатлыкларыгызны да, кайгыларыгызны да ишетсәм, бергә уртаклашам. Безнең 10 “а” классында Асланага якын-тирәдәге авыллардан йөреп укыдык: Аслана, Күлавыл, Кактамак, Калмаклар, Рауды, Кулик, Бумаер, Атьял... Интернатта күрше район балалары яшиләр иде.

Без, укучылар, авыр чакларда бер-беребезгә ярдәмгә килә идек. Укып беткәч, таралыштык. Кайда сез, кадерле дусларым: Галия Калиева, Сания Нурисламова, Факия Мәҗитова, Факия Фәтхуллина, Наил Зиганшин, Равил Каташов, Закир һәм Шамил Ярашовлар, Рифкат Сирачев, Люция Шабикова, Мәрзия Кәбирова, Люция Ханнанова, Шәүкәт Мәхмүтов... Беләм, бу дөньяда күпләрегезнең исемнәре генә сакланып калдылар. Мәңгелек тыныч йокы сезгә!

Эш дәверендә марксизм-ленинизм университетында да укырга туры килде. Профессор Евгений Бугераның сүзләрен 1 нче класс укучыларына да җиткерәсем килә: “Әгәр дә эчмәсәгез, наркоман да булмассыз, бозык юлда да йөрмәссез, сәламәт тормыш һәм бәхетле гаилә төзерсез, илгә тугры хезмәт итәрсез! Һәркем дә галим яки академик була алмый. Илгә хезмәт итү – үзе геройлык ул!”

Бу сүзләр – минем дә сезгә теләкләрем!

Гани ХИСАМОВ, Уфа шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума