#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шакировларны Бәрәкәт туйлары белән котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

24-6Узган “Гаилә көне” уңае белән Аромаш районы, Яңа Аптулла авыл хакимияте башлыгы Ирина Таржеманова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Марина Медведева 70 ел гомер иткән пар – Шәмсинур һәм Мәүлит Шакировларны Бәрәкәт туйлары белән котлап, өлкә хакимияте исеменнән истәлекле медаль тапшырдылар. Мондый медаль Төмән өлкәсендә беренче тапкыр бирелде. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, регионыбызда гаилә кыйммәтләрен, рухи-әхлакый традицияләрне саклау өчен күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, күп балалы ата-аналарга хөрмәт белдереп, быел 9 анага “Ана даны” медале тапшырылачак. 14 әти – “Ата батырлыгы” медале белән бүләкләнәчәкләр.

11 ел эчендә өлкәдә “Ана даны” медаленә 5 һәм аннан күбрәк тәртипле, тырыш балалар үстергән 350 хатын-кыз, ә 2014 елдан башлап “Ата батырлыгы” медаленә 47 ир-ат ия булган. 2009 елда РФ Президенты В.Путин гамәлгә керткән “Ата-ана даны” орденына өлкәдә 4 гаилә лаек булган.

Шакировлар, Ходай теләге белән, быел октябрь аенда үзләренең 90 яшьләрен каршылаячаклар. Алар бер авылда туып-үсеп, бер сыйныфта белем алып, 13 яшьтән бергә колхозда эшләп йөреп, ике арада булган гади дуслыкның ничек чын, көчле мәхәббәткә әйләнгәнен сизми дә калганнар. Һәм 1947 елда алар өйләнешеп, бәхетле гаилә корып җибәрәләр. Бер-берсен хөрмәтләп, юл куеп яшәгән Шакировлар гаиләсендә 8 бала дөньяга килә. Аларны лаеклы тәрбияләгән өчен Шәмсинур апа “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Ә бүгенге көндә аларның инде 11 онык һәм 14 нәбәрәләре бар. Алар өчен гаилә башлыклары һәр яктан да үрнәк, таяныч, горурлык булып торалар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836