Материалы

Шатланып кайттым

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел 17 июньдә тормыш иптәшемнең бакыйга китүенә 20 ел булды. Тугыз ел гомерен – хәрби хезмәттә, 17 ел - клубта, тагын 17 елын партия кушуы буенча совхозда - үзебезнең авыл бүлекчәсендә җитәкче хезмәтен үтәде. Кайда эшләсә дә, халык ихтирамына лаек булды. Хәзерге мәчет картлары да заманында аның кул астында эшләгән механизаторлар бит. Өлкәннәр аз калды, яшьләр Төмәнгә эшкә йөриләр, вакыт җитми.

Мин инде кабат-кабат егылып мәчеткә көн дә йөри алмас хәлгә килдем. Бу җомгада, абыйларын искә төшерсеннәр дип, барып кайттым.

Мин кергәндә мәчет имамы Хәмит хаҗи үзе генә иде әле. Намаз укыганнан соң, бераз сөйләшеп утырдык. Мәчет эче сокланырлык чиста, һавасы саф.  “Яшь пенсионерлар Әлфинур Дәүләтшина, Нурания Бикмуллина килеп паласларны тузан суырткыч белән чистартып, тәрәзә пәрдәләрен алып өйдә юып, яңадан элгәннәр.

Алар икесе дә тәравих намазларына йөриләр, шушы озын көннәрдә ураза да тоталар икән. Ир затлары аз булса да, тәравих намазына хатын-кызлар беренче көннән үк йөриләр. Хәмит хәзрәт, бөтен шартларын туры китереп, бу йолаларны үткәрергә тырыша. Аңа да тиздән 80 яшь тула бит. Аңа авыррак булган чакта улы Вахит хаҗи ярдәмгә килә.

Мәчет салынганнан соң, күп еллар мәхәлләне җитәкләгән, күпләрне намазга бастырган Нурулла хаҗи үрнәге белән мәчет эшләп килә. Ике гаеткә дә халык күп килә, яшьләрнең килүе дә шатландыра.

Шулай күп еллар гомер иткән картымны, дога өмет итеп яткан әрвахларны искә алып Коръән укыган хәзрәтләребезгә бик зур рәхмәт.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, II Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума