Материалы

Син миңа әни түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

Әти-әни һәм өч бала булган гадәти совет гаиләсендә үстем. Әти эчте һәм әнигә хыянәт итте. Эшләгәндә, якынча ярты еллап банктагы хисабәтенә акча җыйды, аннары берәр айлап шул акчаны эчте.

Әни беркайчан да әтинең хезмәт хакын күрмәде. Өч баланы ашату-эчертү, өс-башын карау өчен әти бер тиен дә акча бирмәде. Әнием фабрикада эшләп, 62 тәңкә хезмәт хакы ала иде. Аңа ялгызына гына безне үстерү бик авыр булуын бик яхшы аңлыйм. Иртәдән кичкә кадәр бер генә нәрсә: “Балаларга нәрсә ашатыйм?” – дип кенә уйлагандыр ул.

Әнием белән беркайчан да якын дуслар булмадык, ул миннән канәгатьсезлеген һәрвакыт әйтеп торды. Нәрсә генә эшләсәм дә, мин начар булдым. Яшүсмер вакытта бик күп сораулар туа, әмма минем ачылып сөйләшер кешем булмады. Сүзгә килгән вакытта, әни мине шунда ук битәрләп: “Син ямьсез, озын, бетчәле”, - дип әйтә башлый иде. Нигәдер, аның һәрвакыт миңа ачуы чыкты.

Беренче ирем белән ике ел яшәдек, ул миннән тугыз яшькә олы иде. Улыбыз туды. Ирем эчте, сугышты, хыянәт итте, акчамны урлады. Кимсенеп яшәүгә түзә алмаганга, без аерылыштык.

Икенче тапкыр кияүгә чыккач, көтеп алган кызым туды. Ирем дә миңа сөенде кебек, әмма ул да эчте, гаилә тормышына битараф булды. Кызыбызны үстерү өчен акча бирмәде, шуңа да аның әти-әнисе белән яшәргә туры килде, алар безгә ярдәм итте.

Авыр 2000 еллар иде, базарга кием-салым сатарга чыгарга мәҗбүр булдым. Әмма монда да уңышсызлыкка очрадым: эшне бергә башлаган дус кызым мине алдады. Беркатлы булгансың, дип уйламагыз, мин гадел эш итәргә теләдем, әмма һәркем дә андый түгел икән.

Балалар да үсеп җитте. Кызым “5”ле билгеләренә мәктәпне тәмамлады, югары белем алды, мин үз авызымнан өзеп, биш ел буе аның укуы өчен түләдем. Аннан ул кияүгә чыкты. Казанда яши, малай үстерә. Оныгым да беренче сыйныфны тәмамлады инде. Кызыма акча кирәк булганда, беркайчан да каршы килмәдем, аңа һәрвакыт ярдәм иттем.

Хәзер миңа 60 яшь, мин 3нче төркем гарип, пенсиям – 7 мең тәңкә. Кызымнан: “Хезмәт хакыңнан 2-3 мең тәңкә булса да миңа күчереп бар әле”, - дип үтендем. Әмма ул: “Син миңа әни түгел. Без кәгазьләр буенча гына туган, мин сиңа бернинди ярдәм күрсәтергә дә тиеш түгел”, - дип җавап бирде.

Аның сүзләре йөрәгемә хәнҗәр булып кадалды. Миңа бик авыр. Оныгымны бик тә сагынам, әмма аңа шалтыратып та сөйләшә алмыйм – кызым рөхсәт итми. Сагыштан үләрсең бит...

Бәлки, минем кебек хәлдә калучы хатын-кызлар, ирләр бардыр? Хат язып, миңа алга таба ничек яшәргә киңәш бирсәләр, бик рәхмәтле булыр идем.

Фәния ШИҺАПОВА.
(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума