#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ситсы туебыз болай купшы булмады”

последние и лучшие новости искусства в мире

46-526 октябрь көнне Муллаш авылының мәдәният йортында авылдашларының олы хөрмәтенә ия булган ветеран укытучылар – Фәрхия Фәйзулла кызы белән Ильяс Йосыф улы Назметдиновларның Алтын туйлары тантанасы үтте. Тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынып, бер-берсенең абруен күтәреп яшәгән, яшь гаиләләр өчен үрнәк булган бу матур парны Мендельсон маршы яңгыраган залда көчле алкышлар белән каршыладылар.

- Бер-берегезгә булган мәхәббәтне 50 ел буена саклап, авырлыкларны бергә җиңеп, уңышларга куанып, бер-берегезгә терәк булып яшисез. Кызыгыз Наилә белән улыгыз Илгизгә яхшы тәрбия бирдегез, гомерлек һөнәр алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Алар сезне оныклар белән сөендерделәр. Фәрхия апа, сез 36 ел, Ильяс абый, сез 41 ел гомерегезне балаларга белем бирүгә багышладыгыз. Укучыларыгыз һәм аларның ата-аналары әле дә рәхмәтле сезгә. Бүген сез ул сүзләрне ишетерсез, - дигән күркәм сүзләр белән башлап җибәрде кичәне мәдәният йорты хезмәткәре Тәския Назметдинова. Соклану, тәбрикләү сүзләре белән бергә ул аларга никахлашу таныклыгы, алтын медальләр, чәчәк бәйләме тапшырды һәм матур җыр да бүләк итте. Аннары «алтын» пар яшьлек елларын искә алып, рәхәтләнеп вальc биеделәр. Ярты гасыр гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап яшәүче Назметдиновларны Төмән район Думасы рәисе Валентин Клименко котлады. Ул өлкә губернаторы Александр Моорның истәлекле юбилей медален тапшырып, район башлыгы Светлана Иванованың һәм шәхсән үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Тормыш итү - кыр кичү генә түгел шул. Сез сикәлтәле тормыш юлын үтеп, искитмәле нык гаилә төзегәнсез, районыбызда билгеле, абруй яулаган балалар үстердегез. Күпме укучыга төпле белем биреп, хезмәт сөйгән, югары культуралы, тырыш, максатчан шәхесләр тәрбияләдегез. Сез безнең өчен бәхетле гаилә өлгесе һәм һәрьяктан үрнәк булып торасыз. Рәхмәт сезгә фидакарь хезмәтегез өчен. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомерләр телим, - дип сөйләде ул.

Котлау сүзләренә Муллаш авылы хакимият башлыгы Таңсылу Хөсәинова, авыл Думасы рәисе Гөлия Алимова, авыл ветераннар советы рәисе Хәшурә Уразаева, мәктәп директоры Рәмизә Юсупова, укытучылар коллективы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Назметдинов та кушылып, эчкерсез теләкләре белән бүләкләрен тапшырдылар. Бала-оныклары исеменнән киленнәре Ләйлә Миннеәхмәт кызы чыгыш ясап: «Сезнең йортка аяк басканнан бирле сезең алтын йөрәкле кешеләр икәнегезгә һәркөн инанам. Миңа шундый ышанычлы тыл – тормыш иптәшем Илгизне тәрбияләгәнегез, хәзер оныкларыгызга бөтен йөрәк җылыгызны биргәнегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм, - диде. Илгиз Ильяс улы: «Әти, әниеңнең туенда булу – үзе бер зур бәхет икән. Әйе, сез икегез дә гомерегезне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз. Әмма бу – безгә вакытыгыз, игътибарыгыз җитмәде дигән сүз түгел. Без һәрвакыт сезнең игътибар үзәгендә булып, саф мәхәббәтегез, океандай назыгызда тәрбияләнеп үстек. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, кадерлеләребез! Сезнең Алтын туегызга нинди бүләк әзерлик дип уйланганда, улыбыз Азат: «Тагын бер онык! Миңа энекәш булыр», - дигән тәкъдим ясады. Ләкин без өлгермәдек...» - дип шаяртты. Һәм әтисе белән әнисенә бала-оныклары исеменнән Сочи шәһәренең ял йортына туй сәяхәте итеп юллама бүләк итте.

Шундый күңелле бәйрәм оештырган өчен Назметдиновлар һәркемгә рәхмәт белдереп, үзләренә, мәҗлес кичәсенә чакырдылар. Фәрхия Фәйзулла кызы: «Безнең Ситсы туебыз бүгенге кебек купшы булмады. Без ЗАГСка барып, язылышып кына кайттык. Әти белән әни бу турыда белмәделәр дә. Язылышып алгач кына Ильясны алар белән таныштырырга авылга алып кайттым. Минем әле югары белем алуым турында хыялланган булсалар да, Ильяс белән якыннан танышкач, фатыйхаларын бирделәр. Һәм ул аларның яраткан кияүләре булды. Минем дә беркайчан да гомер юлымны Ильяс белән бәйләгәнемә үкенгәнем булмады. Язмышым шулай тиеш булгандыр, чөнки педагогия училищесын тәмамлагач, мин Борки урта мәктәбенә эшләргә барырга тиеш идем. Укытучы китмичә калып, мине Муллаш мәктәбенә җибәрделәр», - дип искә алып үтте 50 ел элек булган хәлләрне. Әйе, гомер яшен тизлегендә үтә шул...

Фәрхия Фәйзулла кызы 1952 нче елда Свердловск өлкәсенең Утрау авылында туа. 1959 нчы елда авыл мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. Әмма әти-әнисе кызлары рус телен яхшы өйрәнсен өчен аны Бочкарева башлангыч мәктәбенә яңадан 1 сыйныфка бирәләр. Ул сигезьеллык белемне Месед мәктәбендә алып, Төмән педагогия училищесына керергә документларын тапшыра. Кулына диплом алгач, 1972 нче елда Фәрхия Фәйзулла кызы Муллаш мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып билгеләнә. Бераздан тырыш, белемле укытучыга югары сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытырга ышанып тапшыралар. Шул елларда Фәрхия Фәйзулла кызы читтән торып Тубыл педагогия институтының филология факультетын уңышлы тәмамлый. 2008 нче елда лаеклы ялга чыккач та, рус теле һәм әдәбияты фәннәре белән кызыксынучылар өчен өстәмә дәресләр алып бара. Фәрхия Фәйзулла кызының 36 еллык тырыш хезмәтен укучылары, ата-аналар гына түгел, дәүләтебез дә югары бәяли – ул «Халык мәгариф отличнигы» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнә.

Алтын юбиляр Ильяс Йосыф улы 1945 нче елда Муллаш авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары Шыкча җидееллык мәктәбендә укуын дәвам итә. Урта белемне, яшьтәшләре белән бергә Ямбай мәктәбендә үзләштерә. Белемгә омтылган максатчан яшь егетне Шыкча сигезьеллык мәктәбенә эшләргә чакыралар һәм аны «озайтылган көн» төркеменә тәрбияче итеп билгелиләр. Ә яңа уку елыннан башлап ул математика дәресләрен укыта башлый. 1970 нче елда Ильяс Йосыф улы армия хезмәтенә алына. Ил каршындагы изге бурычын үтәп кайткач, туган мәктәбенә математика укытучысы итеп эшкә кабул ителә. Шул елларда ул Ишим педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Һәм 1976 нче елдан алып 2005 нче елга хәтле зур җаваплылык белән директор вазифасын үти. Фидакарь хезмәте өчен ул күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Шулай ук «Халык мәгарифе отличнигы», «Хезмәт ветераны» исемнәренә лаек була.

Лаеклы ялда булган Назметдиновлар бүген дә сафта: совет чорында туплаган төпле белемнәре, тәҗрибәләре белән бүлешеп, бала-оныкларына ныклы терәк булып яшиләр. Җәен бакчада эшлиләр, йорт эшләрен башкаралар, буш вакытларында китап укырга, кроссворд чишәргә, оныклары белән аралашырга яраталар.

Юбилей кичәсе Нурия Юсупова, Тәския Назметдинова, «Хәзинә» (җитәкчесе Т.Назметдинова) фольклор ансамбле башкаруындагы матур татар җырлары белән бизәлеп барды. Юбилярлар оныклары һәм якыннарының видео котлауларын да кабул иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836