Материалы

Су коенабыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

Җәй. Эссе. Су коеныр өчен менә дигән вакыт! Ләкин куркынычсызлык кагыйдәләрен дә онытмау кирәк. Бигрәк тә балалар белән ял иткәндә, аларны күз уңаеннан югалтмау зарур. Тулырак түбәндәрәк укыгыз:

Җәй көне сулыклар, анда балаларга тиешенчә күзәтү булмау белән куркыныч та инде. Статистика күрсәткәнчә, балалар белән күңелсез хәлләр күпчелек очракта, яннарында олылар күп булганда килеп чыга. Мәсьәлә шунда, бала олыларны күрә һәм саксыз кылана, суда шуклана, чума, тирәнгәрәк кереп китә. Ә олылар, табигатьтә рәхәтләнеп ял итәләр һәм уяулыкларын югалталар.

Суда йөзәр өчен кабартылган уенчыклар шулай ук зур куркыныч тудыра. Кабартылган боҗра һәм уенчыклар баланы суда йөзгәндә саклар өчен, дип исәпләнелә. Ә чынлыкта, практика күрсәткәнчә, алар күңел ачу чарасы булып тора.

Бигрәк тә дельфин, самолёт, крокодил кебек өсләренә утыра торган уенчыклар куркыныч. Бала аларда үзенең торышын контрольдә тота алмый һәм уенчык капланса, ул олылар ярдәменнән башка кире уенчыкка утыра алмаска, иң куркынычы – батарга мөмкин.

Шуны онытмаска кирәк, балаларга кабартылган уенчыклар белән тирәнгә керергә беркайчан да рөхсәт итәргә ярамый. Уенчык кулдан шуып китәргә, я, берәр сәбәп белән, һавасы чыгарга, һәм йөзә белмәгән бала, куркып калып, батарга мөмкин.

Кабартылган уенчыклар кулланганчы, әлбәттә, баланы йөзәргә өйрәтү дөресрәк. Бала йөзәргә өйрәнсә, аның үзенә дә суда кызыграк була.

Бигрәк тә диңгездә ял иткәндә, әти-әниләр игътибарлы булырга тиеш. Дулкыннар балалар өчен бик куркыныч. Давыл вакытында үзеңнең һәм балаңның гомерен куркыныч астына кую кирәкми.

Бассейнда йөзгән баланы берничә минутка игътибарсыз калдырудан бернәрсә дә булмас кебек. Ләкин балага батар өчен берничә секунд җитә.

Шуңа күрә, кайда гына ял итсәгез дә, балаларны бер генә секундка да күзегездән югалтмагыз! Җәйләрегез күңелле һәм имин үтсен!

(“Салават күпере”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума