Материалы

Төкле аягың белән килен

последние и лучшие новости искусства в мире

25-8Әле бу көннәрдә генә Төмән шәһәрендә яшәүче Марат Вәсил улы белән Ксения Фәим кызының никах туйлары узды. Тагын бер яшь, матур гаилә барлыкка килде.

Алар икесе дә Төмән дәүләт университетын тәмамлаганнар. Марат университетка кадәр милиция мәктәбендә белем ала һәм бүгенге көндә Төмән өлкәсе буенча Россия эчке эшләр министрлыгы идарәсендә эшли.

Яшь кәләш катнаш гаиләдә туып-үскән. Әтисе Фәим Исхаков та кызы Ксениянең мөселман егетен сайлавына куанып бетә алмый.

Никах Маратның әти-әнисе яшәгән йортта үтте. Хәзерге заманда тырыш-эшчән кешеләрнең барысы да яхшы яши.

Шул мәҗлес булган көнне Гайнетдиновлар урамы машиналар белән шыгрым тулды. Көндез олылар һәм урта яшьтәгеләр, кичен яшь гаиләләр һәм әле парланып өлгермәгән яшьләр килделәр.

Никах хөтбәсен Казанлы авылында яшәүче, элекке имам Нурулла хәзрәт укыды. Ул Маратның бабасы була. Йорт хуҗалары ике яклап нәселле, туган-кардәш, дус-ишләр күп һәм үзара татулар.

Ничек кенә булса да, никахка кунак дәшү чикләнмәгән. Биш кеше чакырып укытсаң да ярый. Иң мөһиме - яшьләр әби-бабалары, әти-әниләреннән үрнәк алып, яхшы яшәсеннәр. Тулы гаилә булсын өчен балалар кирәк. “Иң кимендә өч бала, калганын күз күрер”, - диде Марат. Яшьләрнең яшәргә фатирлары, утырып чыгып китәргә машиналары бар. Матди яктан тәэмин ителеп, югары белем дә алганнар. Хәерле озын тормыш юлларына ак җәймә диясе кала.  Яшьлекләренең кадерен  белеп, бер-берсен хөрмәт итеп алтын һәм бриллиант туйларга җитсеннәр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума