Материалы

Төмәндә никахлы татар туе гөрләде

последние и лучшие новости искусства в мире

29-6Шушы көннәрдә генә Төмән шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә никахлы татар туе гөрләп үтте.

Төмән Җәмигъ мәчете идарәсе җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин гадәттән тыш моңлы тавышы белән Коръән аятен укып ачып җибәрде мәҗлесне, никах укып, ике яшь йөрәкне - Зөлфәт Фәрит улы Хәкимов белән Гөлназ Салават кызын кавыштырды, яшь татар гаиләсе барлыкка килде.

Чын мәгънәсендә могҗизалы туй мәҗлесе килеп чыкты. Төмән шәһәрендә яшәүче Фәрит белән Резидә Хәкимовларның уллары Зөлфәтнең Пыть-Ях шәһәрендә туып-үскән татар кызы Гөлназны көтмәгәндә очратуы, ике яшь йөрәкнең бер-берләренә бер күрүдә гашыйк булулары үзе могҗиза түгелмени?!

Зөлфәт белән Гөлназ икесе дә алдынгы замана яшьләреннән бер яклары белән дә калышмыйлар, шул ук вакытта мөселманнарча яшәүләре, намазда булулары белән күпләрдән аерылып торалар.

Зөлфәт шәһәрнең урыс мохитендә тәрбияләнеп, белем алган булса да, туган телдә иркен сөйләшә. Татар яшьләре берлегендә дә ул актив хәрәкәт итүчеләрнең берсе, “Татар егете” бәйгесендә дә сынауны уңышлы үтте: “Көчле рухлы егет” титулына лаек булды, тамашачылар мәхәббәтен яулады, мәчеткә йөри, ураза тота, садака бирә.

Нәсел тамырларыннан килгән рух мохитендә үсеп егет булды Зөлфәт, шуңа да әби-бабайлары истәлегенә баш ия, милләтебезгә тугрылык саклый, шуңа да милли яшәү рәвеше табигый аның өчен, тормыш терәге.

Зөлфәтнең әтисе белән әнисе икесе дә дин кануннары нигезендә яшәгән, туган телне, милли гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклаган Икенче Казан (Түбән Тәүде районы, Вторая Казанка) авылында туып-үстеләр, гаиләләрендә күңелләренә сеңдергән милли рухны улларына тапшыра алдылар. Авылның данлыклы гармунчысы Хафиз улы Фәрит үзе югары квалификацияле мәдәният белгече, милли сәнгатькә гашыйк кеше. Үзгәртеп кору чоры башланыр алдыннан ук яшь талантларны бөртекләп җыеп “Төмән нурлары” хорын барлыкка китереп, аны “халык хоры” исеменә лаек булу дәрәҗәсенә җиткергән, үзе оештырган өлкә татар мәдәният үзәген заманында дөньяга танытып гөрләткән Фәрит гаиләсе чын татар егетләре дә тәрбияләп үстерде - Зөлфәт белән аның абыйсы Ризванны.  

Зөлфәтнең әнисе Резидә дә шушы ук авылда авылның абруйлы егете - эш сөючән Госман белән оста хуҗабикә, аш остасы Мәсхүдә Гайнетдиновларның ишле гаиләсендә туып-үскән, гаилә учагының җылысын сүндерми саклаучы, гаиләдә милли рух сагында торучы гүзәл ханым.

Егетнең туганнары белән танышканнан соң, туй мәҗлесендә Гөлназның якыннары, туганнары, дуслары белән танышу да тәэсирле булды.

Әнисе Мәрьям ханым – 6 бала анасы (4 кыз, 2 ул). Үзе дә 10 баланың берсе икән, туганнары күп. Аның нурлы чибәр йөзенә карап, мәһабәт горур гәүдәсен күреп, бу ханым ачы хәсрәт, зур югалтулар кичергән, дип һич уйламассың. Ире вафат булганда Гөлназга әле 9 яшь кенә булган, төпчек улы Гомәр – нәни бала булып калган. Кайгы-хәсрәттән сынып-сыгылып төшмәгән Мәрьям, балаларын иманлы шәхесләр итеп үстереп җиткергән, барсын да белемле, һөнәрле иткән. Менә Гөлназ да бүгенге көндә Төмән төзелеш индустриясе һәм шәһәр хуҗалыгы техникумында укып белем ала. Үз төбәкләрендә - Башкортостанның Борай районы үзәгендә динебез үсешенә лаеклы өлеш кертеп яшәгән күпсанлы туганнары үрнәгендә ул да Пыть-Яхта дин юлында күренекле шәхес, мәчет эшләрендә дә катнашырга вакыт таба. Бер абыйсы туган илендә имам булып тора. Гөлназын лаеклы егеткә бирүенә чиксез сөенә ул: “Мин бик бәхетле бүген. Ир-канатым сынгач, шәфкатьле туганнарым балаларны күтәрергә ярдәм итте. Уныбыз да туганлык ярдәменең, гаилә җылысының кадерен белеп үстек, үз балаларыбызга да сеңдерергә тырыштык бу хисне. “Әти” дип әйтергә тилмереп үскән балаларым әтиле-әниле парлар белән кавышсыннар иде, дип сорый идем Ходайдан, теләгем кабул булды, кияүләрем барсы да бик әйбәтләр, менә Гөлназымның шундый күркәм татар гаиләсенә килен булып, аларның асыл егетләренә хәләл җефет булып төшүе минем өчен зур бәхет”, - дип белдерде ул.

Мәрьям ханымның һәм аның Башкортостаннан килгән туганнарының – абыйлары Ильяс, Илфат, җиңгиләре Гөлсинә, Фәнис, кызлары Ләйсән, Гүзәл, улы Гомәр һәм башкалар - мәгънәле фикерләрен ана телебезнең нечкә матурлыгына, асыл байлыгына төреп яңгыратулары чиксез сокландырды, бар бит, яши әле татар дөньясы, дигән өметле уйлар тудырды. Бу мизгелләрдә кавышкан парга карап, Аллаһы Тәгалә табигатьне шундый итеп яралткан ки, анда кешеләрне бер-берләренә тартып китерә торган серле юллар-сукмаклар бар, дигән ышаныч артты. Кызның әнисенең исеме Мәрьям, Зөлфәтнең әбисенең исеме дә (Фәритнең әнисе) Мәрьям булуда да сер бардыр, мөгаен.

Галимҗан хәзрәтнең туй мәҗлесен ихлас күңеленнән иман нурлары белән яктыртып торуы да очраклы түгел. Ул да Казан авылыннан, иң авыр атеизм көчле елларда да төбәгебездә Ислам динен саклауга үзеннән зур өлеш керткән Суфи бабай оныгы ул. Ул Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайткач, Төмәннең Казан авылыннан чыккан муллаларның соңгысы Газиз абый аңа тапшырды дин эшләрен, ул өлкә Диния нәзарәтен төзеп, аның белән 30 еллап җитәкчелек иткән, 30дан артык мәчет төзеткән мөхтәрәм дин әһеле. Аның да күңеле кылдай нечкәргән иде бу мәҗлестә: бабайлар, әтиләр эзе буйлап килгән хезмәтнең җимешләре итеп кабул итте бугай ул бу никахны.

Зөлфәт белән Гөлназны котлаулар җыр-биюләр белән уралып барды, җыр-бию ярышлары, Әбүзәр Миңнебаев яңгыраткан тальян гармун, курай моңнары   өлкәнрәкләрне яшьлекләренә кайтарып дулкынландырды, яшьләр дә кызыксынып катнашты халык җырларында һәм биюләрдә. Фәритнең туганы – һәвәскәр җырчы Марат Вәлиев җырларның иң моңлы, иң матурларын сайлап башкарды. Ярышларда катнашучылар бүләкләнми калмады. Зөлфәтнең эшеннән һәм яшьләр берлегеннән төркем-төркем дуслары килгән иде. Зөлфәтнең рус дусларының йөзләрендә дә елмаю нуры балкып торды. Берлекнең җитәкчесе Сәет Тусмөхәммәтов: «Безнең берлек әгъзалары барсы да шулай никахлы туй үткәрә», - дип горурланып әйтеп сөендерде.

Талымханнан Гөлнур белән Ислам Сафиннар туй бүләге итеп балалар фольклор төркемнәрен алып килгәннәр иде. Балаларның халыкчан җырлары, биюләре өстәмә бизәк булды, кунакларның күңелләренә хуш килде.

Туйның һәр мизгеле мәгънәле иде, борынгыдан килгән асыл туй йолаларын яңартты. Менә кызның әнисе әзерләп алып килгән зур чәкчәк чыкты, аны иң беренче булып яшьләр тәмләде. Чәкчәккә җавап итеп, Зөлфәтнең әнисе Резидә белән аның апасы Вәсилә тутырган тавык чыгардылар. Чәй янына түбәсенә ике аккош утыртылган галәмәт зур торт чыгып “аһ” иттерде кунакларны. Ике аккош кебек, бер-берегезгә тугрылыклы булып яшәгез, пар канатларыгыз сынмасын, дип теләделәр кунаклар никахлашкан егет белән кызга.

Туйга кунак булып килгән өлкән яшьтәге авылдашыбыз Фазылҗан Гаффаров (Фәритнең җизнәсе) туй мизгелләрен сокланып күзәткәннән соң әйтеп куйды: ”Менә бит, әгәр дә 120 ләп кешене сыйдырган шушы мәҗлестә исерткеч эчемлек булган булса, мәхшәр кубар иде бу залда, ә болай җанга рәхәтлек биреп торган әдәплелек, тәртип, шул ук вакытта һәркемгә күңелле дә бит”, - диде.

Туган телдә үтте мәҗлес, тик кыз белән егет турындагы кыска видеороликлар гына урыс телендә эшләнгән иде.

Никахлы туй мәҗлесен кызыклы итеп татар мәдәният үзәге җитәкчесенең ярдәмчесе Зөлфинә Миңнебаева алып барды: зәвыклы итеп тегелгән милли күлмәге, башына нәзакәтле кыяфәттә чөелгән калфагы, үзенең чибәрлеге, сылу буй-сыны белән дә бизәде ул туйны. Өлкәннәрне дә, яшьләрне дә ялыктырмады, бер мизгелдәй, вакытны сиздерми үтте туй.

Минем күңелемә никахлашкан яшьләргә соклану, алар өчен, аларның әти-әниләре өчен сөенү хисенә милләтебез өчен өмет хисе дә өстәлде. Бүгенге туган телебезнең язмышы нечкә кыл өстендә торган сәяси вәзгыятьтә халкыбызны милләт буларак саклап калырлык яшьләребез бар, алар берләшәләр, парлашалар, нәсел тамырларын өздерми саклыйлар икән, никахлы туйлар үткәрәләр икән, милләтебезнең киләчәге өметсез түгел, бар нәрсә үзебездән тора, дигән уй белән кайттым мин бу мәҗлестән.

Бибинур САБИРОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума