Материалы

Төмәндә татар хатын-кызлары конференциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

51-6Төмән татар мәдәният үзәгендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә татар Конгрессы ярдәмендә  “Ак калфак” Төмән өлкәсе иҗтимагый оешмасы мәдәният үзәге белән бергә “Нык гаилә - дәүләт нигезе” дигән конференция уздырдылар.

Әлеге кичә тулысынча татар хатын-кызларына багышланган, аларның гаиләдәге рольләре, балаларны туган телгә өйрәтү, мөстәкыйльлекләре, әхлак һәм тәрбия турында сүз барды. Конференцияне “Ак калфак” оешмасы рәисе Бибинур Сабирова ачты, ә алып баручы үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева булды.

Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете идарәсе рәисе Галимҗан Бикмуллин Коръән сүрәләрен укып, чыгыш та ясады.

Казан кунагы, язучы, тарихчы, галимә, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы  башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия Бәйрәмованы сәхнәгә чакырдылар.

Ул чыгышын: “Кем ул хатын-кыз» – дип башлады.

Элек-электән татар хатын-кызлары белемле, үрнәк алырлык, тыйнак, сабыр, эшчән һәм тырыш булганнар. Тиккә генә башка милләт байлары татар хатын-кызларын үзләренә хатынлыкка алырга омтылмаганнар. Бүгенге хатын-кызны элекке асылына кайтарырга кирәк. Җәмгыятьнең 50%ын хатын-кызлар тәшкил итә.

Ислам әхлагы аксый, халыкның рухы ач. Халык рәхимсезләнде, чөнки рәхимсезлек җәмгыятендә яшибез. Үзебез хуҗа булуны ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүдән башлыйк. Икътисади кыенлыклар сәбәпле, мохтаҗлар көннән-көн арта бара, - ди Фәүзия ханым. Ул “Азатлык” радиосында, бүген хатын-кыз тормышындагы бөтен үзгәрешләрдә дә катнашырга һәм үз сүзен әйтергә тиеш, дип белдерде.

Конференциягә төрле оешмалардан йөзгә якын хатын-кыз килде. Резолюция кабул ителде һәм ул Төмән өлкәсе хакимиятенә дә тапшырылачак, татар милли оешмаларына да җибәреләчәк.

Конференциянең тыныч мохиттә, югары дәрәҗәдә, бары тик татар телендә баруы күңелләргә хуш килде.

Соңгы елларда “Ак калфак”, “Сүзге” Төмән шәһәре мөслимәләр оешмалары бергә җыелып проблемаларны барлаганы һәм киләчәккә планлаштырып максатлар куйганнары юк иде әле.

Конференцияне оештыручы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Бибинур ханым Сабирова да саллы гына чыгыш ясады. Ул җитәкчелекне яшь буынга тапшырачагын, киләчәктә дә хатын-кыз оешмасы мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, шулай ук гаиләләрдә татар телен алга куярга, динебезне, гореф-гадәтләрне саклау, татарча дәреслекләр һәм китаплар белән тәэмин итү өчен өлкә мәгариф департаментына Казан белән эшне җайга салырга, ди.

“Ак калфак” оешмасының яңа җитәкчесе итеп, татар яшьләре хәрәкәте активисты Римма Вәлиева сайланды. Татарларга хас бизәү әйберләре һәм кирәк-яраклар эшләү дизайнеры, татар халкының киләчәге бар дигән фикердә ул.

Шулай ук конференциядә Төмән өлкәсе татарлар Конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров, Әмир хәзрәт Балдин, Үзәк дини идарә (ЦДУМ) мөфтие Илдар хәзрәт Зиганшин, Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов, Төмән өлкәсе прокуроры Зөләйха Әхтәриева, Шыкча мәктәбе татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты, президент премиясе лауреаты Гүзәлия Муллачанова, Индрәй мәктәбе директоры Рәүфә Алеева, “Мәрьям” татар мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльза Лотфуллина, “Бездә ятим бала юк” фонды рәисе Мөнирә Хөснетдинова чыгыш ясадылар. Бу вәкилләрнең чыгыш темалары: “Хатын-кызның гаиләдә роле, балаларны тәрбияләү, динне, телне өйрәтү, рухи байлыкларын саклау - хатын-кызның бурычы, дигән эчтәлекле булды.

 “Сүзге” китабының тәрҗемәсен Бибинур Сабирова ясаган һәм конференция барышында аның презентациясе узды.

Резолюциядә “Төмән вакыты” телетапшыруында балалар өчен татарча тапшыруу ачу, “Регион-Төмән” каналында “Очрашулар” тапшыруын яңадан кайтару, “Хикмәт” газетасын элеккечә асылына кайтарып, татар һәм рус телләрендә бастыру кирәклеге турында сүз барды.

Конференциядә “Сүзге” һәм мөслимәләр оешмасы киләчәктә “Ак калфак” канаты астында бергәләшеп эшләргә дигән карарга килделәр.

Ахырда нәтиҗәләр ясалды, резолюция кабул ителде. “Ак калфак” оешмасына яңа рәис сайланды. Мероприятие ахырында чәй табыны янында барлык килгән кунаклар тәҗрибәләр белән уртаклашып, фикерләр алыштылар.

Наилә САФИУЛЛИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума