Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Безнең беркайчан да вакытыбыз юк диярлек. Шулай да, көненә ярты гына сәгать булса да, үзебезнең тәнебезгә игътибарны юнәлтергә вакыт табарга тырышыйк. Шулай эшләмәсәк, безнең тиребез шома да, сыгылмалы да булмас.
Беренчедән, кыса торган кием кимәгез. Һаваны яхшы үткәрә торган материаллардан тегелгән кием кисәгез, сез азрак тирләрсез.
Икенчедән, исе булмаган тире бактерияләре тәэсирендә тир тамчылары исләнә башлый. Шунлыктан дезодорантны чиста тәнгә сөртегез. Шунда гына сез яхшы нәтиҗәләргә ирешә алырсыз.
Өченчедән, култык астындагы төкләрне даими кырыгыз.
Дүртенчедән, кофе һәм татлы ризыкларны чамасын белеп кенә кулланыгыз. Бу продуктлар тирнең күпләп бүленеп чыгуына китерә.
(“Сәламәт булыгыз”).