#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төп бурычыбыз – балалар тәрбияләү

последние и лучшие новости искусства в мире

51-6Төмән шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераннары – Мәдинә Фәйзулла кызы һәм Әгъзам Мөхәммәтсадыйк улы Якубовларның иңне-иңгә куеп, дус-тату гомер кичерүләренә тиздән 65 ел тула.

Шушы парга сокланып карамаган кеше юктыр. Төмән шәһәренең Яңавыл өлешендә татарлар элек-электән тупланып, бердәм яшәгәннәр. Бер-берсе белән аралашкач, кемнең ничек яшәве һәркемгә мәгълүм булган. Мәдинә апа белән Әгъзам абый турында гел мактап сөйләгәннәрен ишетә идем. Ә менә үзләре белән очрашып, якыннан танышкач, дөньяда матур яшәү серләре ишекләре тулаем ачылгандай булды.

Аларның бергә кавышулары да кызыклы. Кеше төсле очрашып, мәхәббәт утларында янып яисә күз атып йөрүләр булмаган алар арасында. Күрәсең, бер-берсе өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылганнардыр. Меңгә бер андый парлар да очрый, диләр бит.

Әгъзам абый армия хезмәтеннән кайтуга, сеңлесе: “Абый, теге урамда Мәдинә исемле бик акыллы кыз яши, шуңа өйлән”, - ди. Чыннан да, тыйнак, тәртипле кызны урамда яисә кичке уеннарда очрату мөмкинлеге булмый, шуңа күрә Әгъзам абый турыдан-туры кыз йортына яучылар җибәрә.

Көтелмәгән кунаклардан Мәдинә апа аптырап кала. “Юк, чыкмыйм”, - ди. Кызның әтисе: “Начар кешеләр түгел, вакытың җиткән, чыгасың”, - дип кырт кисеп әйткәч кенә Мәдинә апа ризалык бирә, ата сүзенә каршы чыгып булмый бит.

Дөньяда яшәү өчен мәхәббәт кирәк, диләр. Ә менә Якубовлар гаиләсен ничек аңларга соң? Мәдинә апа: “Яшь чакта да, гомер буена да үбешкәнебез булмады”, - дигәч, бөтенләйгә аптырап калдым.

-‑ Ничек инде, Мәдинә апа, бер генә тапкыр булса да булмадымы ни?

- Юк, гомумән мин үбешергә яратмыйм, - диде ул елмаеп.

Бөек Ватан сугышы башланганда, Мәдинә апага 7 яшь, Әгъзам абыйга 10 яшь булган. Аларның да, башка сугыш чоры балалары кебек, нәни куллары эшкә ябышкан. Шул елларда сугыш барлык балаларны да ачлык, хәерчелек белән сынаган. Балалык еллары авыр эш, михнәт шулпасын татып үсәргә мәҗбүр иткән.

Бүгенге көндә заманча җиһазландырылган, уты, суы, газы кертелгән, тулы уңайлыклар белән тәэмин ителгән үз йортларында яшиләр. Аларны 65 ел яшәгән, кәкре-бөкре әби-бабай дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Аллага шөкер, икесе дә ныклар, сәламәт һәм әле яшьлек матурлыкларын югалтмаганнар. Үз көннәрен үзләре күреп, матур һәм бәхетле тормышта яшиләр. Алар кебек тырыш кешеләрне “эш тукмаклары” диләр. Мәдинә апа аяк киемнәре фабрикасында, Промкомбинатта тегүче, кисүче булып, Әгъзам абый мич ягучы, йөк ташучы һәм башка эшләрдә эшли. Икесенең дә намуслы хезмәтләре өчен лаек булган медальләрен, Мактау кәгазьләрен санап бетергесез. Юкка гына икесе дә “Хезмәт ветераннары” исемен яуламаганнар. Аларның балаларны тәрбияләү ысуллары да элеккечә, безнең ата-бабаларыбызча. Балаларны эш белән тәрбиялиләр, өч малай дөньяга китерәләр. Әмма, бер уллары чирләп, вафат була. Ә икесен менә дигән итеп, картайган көннәрендә үзләренә таяныч булырлык итеп үстерәләр. Бүгенге көндә уллары, киленнәре оныкларының күңел җылысын тоеп, Ходайның һәр биргән көненә сөенеп яшиләр алар. Пенсия акчасы да әйбәт, әле оныкларына ярдәм итәләр.

- Йорт эшләрен балалар белән күмәк гаилә булып, бергә башкардык. Әтиләре ишек алдында мал-туар карый башласа, мин шундук балаларны ияртеп, бергәләшеп эшли идек. Ир малайларны эш белән генә җиңеп була. Урамда йөреп, тизәк тибеп үсмәделәр. Мәктәптә укыганнарында да гел тикшереп тора идем. Шуңа күрә дә Аллага шөкер, тәртипле, итагатьле булдылар. Иң мөһиме, әти-әни дип, өзелеп торалар. Киленнәр дә әйбәт, бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә, безне дә хөрмәт итәләр.

Үземә килгәндә, гомергә дә авызыма сыра, аракы алмадым. Аракылы мәҗлесләргә дә йөрмәдек. Берзаман чирли башладым. Бавырда таш булган икән. Биш ел буена мәчеткә йөреп Коръән укырга өйрәндем һәм ташлар үзләреннән-үзләре чыгып беттеләр. Бүгенге көндә дин юлында без. Бу дөньяда кануннарга туры китереп яшәргә тырыштык. Хәзер инде ахирәтне дә уйларга кирәк. Дөньябыздан, балалардан канәгать, Аллаһы Тәгаләм күпсенмәсен, - дип Мәдинә апа үзләре турында сөйләп алды.

Ак йөзле, зәңгәрсу күзле әбиебезнең сабыр кеше булуы, акыл белән һәрнәрсәне үлчәп кенә сөйләве бигрәк тә күңелләргә хуш килде.

Әле Мәдинә апа барысын да әйтеп тә бетермәде. Озак еллар кечкенә балаларның бүсерләре чыкса, аларны Коръәннән сүрәләр укып, әбиләрдән өйрәнеп калган ысулларны кулланып, уңышлы гына дәвалый да ул. Аның кулларыннан үткән балалар операциясез генә савыгалар. Тик ул: “Үземә авыр килә”, - ди. Менә ул – ачык йөзле, тынгысыз, мең төрле уй-мәшәкатьләр белән янучы, кешеләргә игелек кылучы, ярдәм итү өчен җан атып йөрүче әбиебез. Аның янында күзләренә генә карап торучы 65 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше - балаларының газиз әтиләре бар. Тормышта табак-савыт шалтырамыйча тормый, диләр. Мәдинә апа белән Әгъзам абыйга карап фикерләр үзгәрә. Кем әйтә ала аларда мәхәббәт булмаган дип. Бәлки, алар кебек гомер итәр өчен мәхәббәтнең кирәге дә юктыр. Гаиләдә ир - ир урынында, хатын хатын урынында һәм бер-береңә карата тирән ихтирам булганда гына алар кебек яшәп буладыр. Мәдинә апа: “Балаларга бервакытта да сукмадым, ирем белән әрләшеп яшәмәдек. Мин аңа каршы дәшми идем. Шуның өчен гаиләдә талаш-ызгыш булмады, - диде.

Кайда гына, кем генә булсак та, хатын-кыз булып калабыз бит. Нинди генә дәрәҗәгә ирешсәк тә, нинди генә социаль статуста булсак та, без яратуга, ихтирамга, назга һәм соклануга мохтаҗ. Ә Мәдинә апа боларның барысына да, аналарга булган хөрмәткә лаек кеше. Тик янында газиз кешесе, гомер юлдашы гына исән-имин булып йөреп торсын. Алда бит әле бриллиант туйлар уздырасы бар. Амин.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836