Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар хатыны ниләр күрми?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бүгенге язмам аерым бер хатын-кызның язмышы турында - аның исеме Фәнзилә. Ул үзенең башыннан үткәннәрне сөйләгәндә, күз яшьләрен сыгарга туры килде. Уйламагыз, көчләп сыга икән дип. Кызганыч хәлләр турында тыңлаганда яисә фильм караганда алар үзләреннән-үзләре ага башлыйлар. Фәнзиләнең исемен үзгәртеп, бу язмага рөхсәт сорадым.

Татар хатыны ниләр генә күрми бу дөньяда? Ир белән яшим, гаиләне саклыйм дип, барсына да түзеп, үз балаңны корбан итү дөрес микән?

“Яшь идем, чибәр идем”, - дип Фәнзилә сүзен башлады. – Ходай сине бар яктан да матур яраткан”, - дип көнләшмәгән кеше юк иде.

Гаиләдә әти-әни янында тормышның гел матур ягын гына күреп яшәгән ваемсыз кыз чагымда мин бәхетле идем. Бервакытны гашыйк булдым һәм соңгысы да шушыдыр.

Егетем мине үлеп яраткан кебек иде. Ул вакытта җирдән йөрмәдем – хыял канатларында очтым. Очтым-очтым да... мәтәлеп килеп тә төштем, авырга уздым. Моны белгәч, егетем араларны өзде. Миннән качты, эзләп ялынып йөрмәдем. Утта ялгыз яндым. Үземә кул салырга уйлап, күңелдән генә өйдәгеләр белән бәхилләштем дә, су буена төшеп киттем. Суга карап күпме утырганымны хәтерләмим, күз яшьләре түгә торгач, шунда йоклап киткәнемне сизми дә калганмын.

Арттан әни эзли чыккан да, мине уяткан. Ни булса да булыр дип, әнигә барысын да сөйләп бирдем. Икәүләп яр башында кочаклашып елаштык. Каты бәрелмәде әни, сүкмәде дә хәтта. Бераз уйланып утырды да: “Кызым, үлем турында башыңнан уеңны алып ташла! Безне кайгыга сала күрмә. Баланы үстерергә булышырбыз”, - диде дә, җитәкләп өйгә алып кайтты.

Авылда кешедән оят, урамга чыгып йөрмәскә тырыштым. Көмәндә балам көннән-көн үсте. Аның тыпырчынуы ничектер җанымны тынычландыра иде. Олы шатлыгым булып улым дөньяга килде. Ходайдан ялварып, аңа бәхет теләдем. Ятимлекне тоймасын дип, бар җанымны аңа бирергә тырыштым. Акыллы, йомшак күңелле бала булып үсте. Ләкин ир балага әти кирәк шул. Әтисен сорады. “Улым, әтиең кайтып булмый торган ерак җиргә китте, ул безне күктән генә күзәтә, сиңа акыллы, тәртипле булырга әйтә”, - дип ялганладым.

Бервакыт каяндыр кайтып барганда, очраклы гына бер машинага утырдым, йөртүчесе белән юл буе сөйләшеп кайттык. Көзге урып-җыю вакытында безнең якларга эшкә җибәргәннәр икән. Ул хатынының үлүен, үзенең хәзер биш яшьлек кызы белән әти-әнисе янында яшәвен, баласына әни булырдай кеше эзләвен дә яшермәде. Шулай итеп, мин булачак ирем белән очраштым.

Дүрт яше дә тулмаган баламны ияртеп, шәһәрдә яшәүче шул иргә кияүгә киттем. Башта кая эләккәнемне аңламый тордым: каената эчә дә, миңа бәйләнә. Каенана җай чыккан саен улымны “чукып алырга” гына тора. Иремнең кызы Гөлүсә кыргый бала кебек, үзенә якын да китерми. Соңыннан гына җаен таба башладым. Матур күлмәкләр, уенчыклар алдым, чәчләрен үрдем.Кыскасы, үз баламдай күрдем. Иремнең ата-анасы безне күпсенмәсеннәр, тавыш кына чыгара күрмәсеннәр дип, кулымнан килгән бар эшне дә эшләдем, ярарга тырыштым.

Беркөнне өйгә кайтып керсәм, Гөлүсә белән әбисе өстәл янда ашап утыралар. Тиз генә улым янына кердем. Балакаем караңгы бүлмәдә аякларын кочаклап, тезләре өстенә башын салып, боегып утыра. “Улым, мин кайттым, нишләп алай утырасың? Берәр җирең авыртмыйдыр бит, ашадыңмы?” – дип сорагач, иңнәрен җыерып пышылдап кына: “Юк”, - диде. Бала көн буе ач утырган икән.

“Әби белән Гөлүсә күп итеп мандарин ашадылар, кайгырма, әни, бирсәләр дә алмаган булыр идем, яратмыйм мин аны”, - дип мине юаткан булды. Аны жәлләп кочаклап еладым. Ә ир үз тормышыннан канәгать иде: өс-башы юылган, өе чиста, ашарга пешкән, кызы янында биеп кенә торалар. Ул башта гына әйбәт булып кыланды, минем йомшаклыкны сизгәч, үз иркендә рәхәтләнеп йөрде, эчте. Шулай итеп мин көткән бәхет тагы килмәде...

Яхшылыгымны аңларлар, улыма да карашлары үзгәрер дип, үз-үземне юатып яшәдем. Юк, ул көннәрне күрергә насыйп булмады. Улым үскән саен “әрәмтамак” сүзе ешрак кабатлана барды.

Бөтенесенә кул селтәп, улымны җитәкләп йөз генә түгел, мең тапкырлар чыгып китәсе чаклар булды.

Ул вакытта нигә чыгып китмәдем? – дип хәзер үкенәм. Соңгы сулышыма кадәр кайгы-хәсрәтем шулардан башланды. “Ат чаклы буең белән өйдә ятасың, эшләп ашарга өйрән, - дип, улымны көне-төне таладылар. Ә ул мәктәптә укый, ахырда, аптырагач, төнге эшкә керде. Иртән эштән кайтып чәй эчә дә, укырга чаба иде. Шулай мәктәпне тәмамлады. “Унсигез яшем тулганчы эшлим дә, аннан армиягә китәм, аннары югары уку йортына керәм”, - диде. Әмма ул уйлаганча насыйп булмады. 18 яше тулганда улымның кулына богау салып алып киттеләр. Баксаң, улым эшләгән җирдә янәшәдәге йорт астында бер сукбайны үтергәннәр икән. Мин чын үтерүчене табарлар да, кайтарып җибәрерләр, - дип йөрдем. Ул кызлар кебек, малайлар белән сугыша да белмәде. Тикшерүчеләргә бик уңай булды, әкияттәге кебек ерткычлар арасындагы мескен “куянны” тоттылар да яптылар. Судта улымны кеше үтерүдә гаепләп, егерме елга ирегеннән мәхрүм иткәч, ун елга картайдым. Бу газапларны йөрәгем мәңге күтәрә алмас кебек иде, түзәргә өйрәнә икән адәм баласы. Улым белән айга ике тапкыр күрешәбез. Төрмә начальнигы мине күргән саен улымны мактый: “Бик тырыш, акыллы егет”, - ди. Бригадир итеп куйганнар икән үзен.

Очрашу баргач, икебезгә бер бүлмә бирәләр. Сабый чагындагы кебек башын алдыма куя да, дөнья хәлләрен сораша. “Әни, минем өчен кайгырма, үзеңне сакла, яме?” – ди. Тагын нәрсәдер сорамакчы була да, дәшми кала.

Балакаемның күзләре: “Коткар мине!” – дип тилмереп карыйлар иде. «Әни, синең киемнәрне киеп чыксам сизәрләр микән?» Бер генә сәгатькә булса да иректә йөреп аласым килә. Шундый чакларда бәхетсезлектән, чарасызлыктан кочаклашып, туйганчы елый идек.

Язмыш мине рәхәтләндереп кыйнаса да, түзәргә тырыштым. “Мин бәхетсез, ирем ташлап китте”, - дип язалар. Ирсез калу – бәхетсезлек, ахырзаман түгел икән әле ул. Элеккеләр әйтә торган иде: “Ир кайгысы - итәктә, бала кайгысы - йөрәктә” дип. Бик дөрес әйткәннәр. Ә менә бала кайгысы бәгырьләрне телгәли.

Алда билгсезлек: улымның төрмәдән чыгасы көннәрен санап гомерем уза, аңача яши алырмынмы?»

Фәнзилә жәл дә, әмма үз хакын хакламыйча, яшәгән хатын-кызларны өнәп бетермим. Дөньяда нык булырга кирәк, газиз балаңны иреңнән артка куярга һәм аннан корбан ясарга кирәкми.

Нигәдер мондый язмыштагы хатын-кызлар дөньяда бик күп кебек тоела. Ни генә булмасын, башыгыздан үткәннәрне языгыз, ялгыз гына янып-көеп ятмагыз. Кирәк дип тапсагыз, исемнәрне дә үзгәртәбез, ичмасам, эчегезне бушатып, җиңеләеп киткәндәй хис итәрсез.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836