Материалы

Тигез горем итегез

последние и лучшие новости искусства в мире

16-9Төмән шәһәрендә матур гаилә корып Җаббаровлар яши. Ирле-хатынлы икесе дә сабыр, акыллы, хәтта аларның тавыш йомшаклыклары, итагатьлекләре дә бер-берсенә туры килеп тора.

Илнур Илдус улы Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында, ә Рәзилә Әхмәт кызы шул ук районнан – Киндерледә туып-үскән кыз.

Алар туйда танышалар. Еллар буена бер-берсен сынап йөрүдән мәгънә тапмыйча 5 айдан соң кавышырга уйлыйлар.

Ислам динендә изге гамәлләрнең берсе булып никах санала һәм ул мәхәббәт, мәрхәмәт нигезендә төзелергә тиеш. Кешеләрнең дөнья тормышында беренче бурычлары иманлы яшәү һәм иман белән дөньядан үтү булса, икенчесе – гаилә корып, балалар үстереп, үзеңә караганда аз гына булса да яхшырак нәсел калдыру.

Илнур белән Рәзилә икесе дә парлы, үрнәк алырлык гаиләләрдә туып-үскәннәр һәм Ходайга шөкер, бүгенге көндә ике яклап әби-бабайлар исән-саулар һәм нәселләре буыннан-буынга бары тик ныгый гына бара. Илнурның әтисе Илдус абый гомер буена укытучы һәм мәктәп директоры, гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Илнур өч балалы гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә. Ә Рәзилә киресенчә, әти-әнисенең беренче кызлары.

“Ата-анаңның кадерен бел, аларга ихтирамлы бул, рәнҗетмә. Хәлләрен белеп, күңелләрен күтәреп, йомышларын җиткереп үтәп тор; йомшак, тәмле сүзләр белән сөйләш...

Әдәпле холкың, уңышлы эшләрең белән аларны сөендер. Ата-ана хакын төгәл хакласаң, җан рәхәте, үтәлгән бурыч канәгатьлеге алырсың”, - диелгән Марат Хәлитнең “Татар кешесе өчен кагыйдәләр” китабында.

Бу кагыйдәләр Җаббаровлар гаиләсенә хас. Рәзилә Төмән шәһәренең 9нчы мәктәбендә урта белем алгач, Төмән дәүләт университетының биология факультетын тәмамлый. Ун ел 62нче мәктәптә биология-химия фәннәреннән укыта. Хәзер университетның китапханә үзәгендә абонементлар секторы мөдире булып эшләвенә дә ун ел үтеп китте. Аның хезмәте аспирантлар һәм студентлар белән эшләүдән гыйбарәт. Тормышыбызда иң кыйммәт нәрсәләр – тынычлык һәм стабильлек. Гаиләне, йортны, туган җирне, илне саклау һәрвакыт ирләрнең беренче бурычы булып тора. Гаилә башлыгы Илнур Илдус улы ата-анасына, гаиләсендә ышанычлы терәк. Рәзилә белән кавышкач, бер елдан, эштән соң, ял көннәрне үзләренең яшәячәк йортларын төзи башлый һәм биш елдан соң мәһабәт йорт өлгереп җитә. Хәзер анда керсәң, әйләнеп чыгарлык түгел. Еллар үтә, быел беренче мартта ике йөрәк бергә кавышып яшәүләренә 25 ел булды.

Гаиләләрендә ике татлы җимешләре – кызлары Гүзәл белән Лилия үсеп киләләр. Әлеге кызлар кечкенәдән үк Төрки балалар үзәгенә җыр, бию, рәсем ясау түгәрәкләренә йөрделәр, концертларда катнашып дипломнар белән бүләкләнделәр. Алар туган телне яхшы белүче, замананың алтын бөртекләре. “Татар халкының киләчәккә ышанычлы җәүһәрләре. Менә нинди булырга тиеш чын татар кызлары”, - дип аларга карап сокланып куясың. Иң мөһиме, кечкенәдән үк татар телдә сөйләшеп үскән шушы кызлар 9 нчы мәктәптә берсе – 8нче, икенчесе 7нче сыйныфта белем алалар, “бишле”гә генә укыйлар.

Укыйм дигән кешегә, туган телне белү һәм төрле яклап түгәрәкләргә йөреп баланың сәләтен үстерүләр укуга комачауламый икән.

Кайбер ата-аналар балам үз телен генә белсә, мәктәптә укый алмас, дип котлары очып тора.

Быел Гүзәл белән Лилия 1нче музыка мәктәбендә биш  ел укып, аны тәмамлыйлар. Икесе дә фортепианода уйныйлар. Аларның музыкага һәвәскәрлекләре нәселдән килә. Шәһәр концертларында катнашып, призлы урыннарны яулыйлар. Шушы кызларга шуның хәтле көч, илһам, энергия каян килә һәм ничек аларның барысына да вакытлары җитә, дип гаҗәпкә каласың. Әле бит әти-әниләренең эштән кайтуына юып-җыештырып та куялар. Үзләреннән ерак түгел фатирда яшәүче Флера әбиләре һәм Әхмәт бабайларына да кереп ярдәм итеп торалар. Буш вакытларында чигү эшләре белән шөгыльләнәләр.

Күрәсең, бу балаларга туганнан ук бик яхшы һәм дөрес тәрбия бирелгән. Ә ул балаларны чын кеше итеп үстерү ата-ана өчен иң зур байлык.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума