#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тырыш гаилә

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Казанлы авылы турында ун ел элек “Ул – перспективасыз авыл, тиздән юкка чыгачак”, - дип мөһер сукканнар иде. Яши бит әле Казанлыбыз. Мәктәп, аптека һ.б. халык ихтыяҗларын тәэмин итүче шартлар булмаса да, кешеләр тормышка җайлаша, яшьрәк гаиләләр хайван асрап табыш алалар, яисә читтә эшлиләр, йорт-кураларын төзеклиләр – авыл бер дә бетеп бара торган төстә түгел. Әле бер-ике гаилә йорт сатып алып авылда яшиләр. Күп балалы гаиләдә үскән Вахит Бикмуллин турында язарга булдым. Ул Миңлегөл һәм Хәмитнең зур гаиләсендә туа. Балалары – Гөлнур, Гөлсу, Гөлфирә, Гөлсем, Фәрит – югары һәм урта уку йортларында белем алып, үз белгечлекләре буенча эшкә таралдылар, ә Вахит ата-анасы янында калды.

Зиһене һәм тырышлыгы аркасында авыл, Бухтал мәктәбендә, Төмән авыл хуҗалыгы институтында белем алып, инженер белгечлеге ала. Ир-егетнең изге бурычы – солдат хезмәтен дә үтәргә туры килә, ул еракта – Литвада хезмәт итә. Күпмедер эшләп алгач, Ош шәһәрендә (Кыргызстанда) дини мәдрәсәдә ике ел укып белем ала. Хаҗга бару бәхетенә дә ирешә.

Себер чибәре Эмма белән тату гаилә корып, авылда яшиләр. Эмма почта хезмәткәре булып, үз эшен бик яхшы башкара, вакытында газетага яздыра (укый ала торган пенсионерлар барысы да языла). Өйләрендә һәр вакытта чисталык, тәртип. Эмма аш-суга да оста хуҗабикә. Аларның горурлыгы – балалары. Авылда мәктәп булмагач, беренче класстан ук Бухтал мәктәбендә укыйлар, аларны мәктәп автобусы йөртә, бик вакытлы килеп алып китә, укудан соң яңадан китерә. Бер дә өшеп-катып урамда тормыйлар. Балалары үзләре кебек бик зиһенле, сәләтлеләр. Олы кызлары Гөлшат Бухталда укыганда ук бик актив, бөтен чараларда катнашып гел призлы урыннар ала иде. Хәзер инде икенче ел Төмәндә университетта укый – гел алдынгылар рәтендә бара.

Дания – быел өченче классны тәмамлый, олы туганнарыннан калышмый – зиһенле, чая, тәртипле, матурлыкны да Аллаһы Тәгалә аңа бик юмарт биргән.

Менә бу балаларның өстенлеге: рус телен дә, үзләренең татар телен дә яхшы беләләр: татарча сорасаң – матур итеп татарча җавап бирәләр.

Гаиләләрендә үз телләренә игътибар зур – шуңа күрә балалар саф әдәби телне үзләштергәннәр.

Әтиләре дә, балаларга иркен булсын дип, өйләре кечкенә булмаса да, тагын да зурайтты, балаларга дәрес әзерләргә уңайлылык тудырды. Эмма белән Вахит балаларына күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, үскәч рәхәтләрен күреп яшәргә язсын дигән теләктә калам.

Тагын әле бер укучыбыз – Гүзәлләр улы Зөфәр – үткән ел Бухтал мәктәбен тәмамлап, Төмәндә ике еллык һөнәри училищеда укый, быел инде энесе Закир да соңгы елын башкара, аларга да уңыш һәм бәхет телим.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836