Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тормыш яме - яшәүдә, яшәү яме - гаиләдә!

последние и лучшие новости искусства в мире

33-11Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур. Кешенең иң зур бәхете, иң зур байлыгы – аның гаиләсе. Гөлчәрә һәм Фәрит Назметдиновлар гаиләсе моңа дәлил.

Әлеге күркәм гаиләгә моннан 40 элек нигез салына һәм алар 6 августта «Рубин туй»ларын билгеләп үттеләр. Гаилә корганның беренче көненнән башлап бүгенге көнгә кадәр алар бер-берсенә карата мәхәббәт, тирән хөрмәт хисләрен югалтмыйча, балалары һәм оныклары өчен үрнәк булып яшиләр.

Күзгә артык бәрелеп тормаган, итагатьле, тыйнак һәм аз сүзле бу гаилә пары бер-беренә гомерлеккә тугры калган. Фәрит абый тиң ярын әллә кайдан эзләми, туган авылында туып-үскән кыз белән тормыш кора. Алар икесе дә бер елны Муллаш авылында дөньяга килә һәм бер мәктәптә, бер сыйныфта белем ала, бер-берсен яшьтән үк белеп, яратышып өйләнешәләр, бер-берсен генә түгел, барлык туган-тумачаларын да беләләр.

Гөлчәрә апа искә төшереп сөйли:

- Беренче сыйныфтан ук без Фәрит белән бергә укыдык, мәктәп эскәмиясеннән бергә утырып, дуслашып йөргән. Икебез дә бер-беребезгә төс белән дә, холык белән дә охшаган идек. Мин үзем 9-10 сыйныфларны Ямбай урта мәктәбендә уңышлы тәмамлап, Тубыл педагогия институтына физика-математика факультетына укырга кердем. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фәрит урман техникумына укырга керә, механик һөнәрен үзләштерә һәм өч елга армиягә китә. 1982 еллар булды. Хәтта өч ел армиядә хезмәт итүе һәм ерак ара безнең хисләргә комачаулык булмады. Без бер-беребезгә биргән сүзебезгә тугры калып, аны армия сафларыннан каршы алдым. Фәрит әйләнеп кайтуга, физика-математика укытучысы белгечлеге буенча дипломым кулымда иде. 6 августта никахлашырга булдык, ә үзебезнең бер тиенебез дә юк иде. Әти-әниләр сыер бүләк иттеләр. Ул заманада бу бик кыйммәтле бүләк иде, сыерлары булган гаилә хәлле дип саналган.

Укудан соң мин юллама буенча сигезьеллык Матмас мәктәбенә эшкә урнаштым. Фәрит автобазада үз һөнәре буенча хезмәт юлын башлый. Мәктәп, яшь белгеч буларак, торак бирде. Шулай итеп, безнең уртак тормышыбыз дәүләт фатирында башланды. Дәүләттән фатир алу өчен мин беренче булып чиратта тордым, барлык укытучыларны да ул вакытта фатирлар белән тәэмин итәләр иде, ләкин безне туган якларга, мине җаным туган мәктәбемә тартты. Бер ел шәһәрдә эшләгәннән соң, без туган авылыбызга кайттык һәм гаилә башлыгыбыз Муллаш авыл хуҗалыгы предприятиесенә машина йөртүче булып урнашты.

Авылга кайту белән тормышлары кайный: беренче бала булып кызлары Гөлфия дөньяга аваз сала, үз йортларын төзи башлыйлар. Назметдиновлар икесе дә лаеклы ялга чыкканчы үрнәк хезмәт юлы үткәннәр.

Гөлчәрә Такыйулла кызының укытучы биографиясендә нибары ике мәктәп кенә: яшь белгеч булып килгән 8 еллык Матмас мәктәбе һәм Муллаш урта мәктәбе. Туган мәктәбендә балаларга Пифагор теоремаларын өйрәтә. Укытучы гомере еллар белән түгел, тугыз айга сузылган уку елына бүленә. Алай дигәндә Гөлчәрә Такыйулла кызы 33 тапкыр беренче һәм соңгы кыңгырау тавышын ишеткән шәхес. Укытучылык стажы шул кадәр. Район мәгариф бүлегендә хезмәт куйган педагогик эшчәнлеге республика күләмендә дә югары бәяләнде: «РФ гомуми урта белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исемен алган лаеклы ялдагы мөгаллимә, мактаулы педагогик хезмәт ветераны ул.

Фәрит Якуб улына Винзили торак-коммуналь хуҗалыгында газ котельныенда оператор булып эшләргә туры килә. 20 ел хезмәт стажы туплаганнан соң, пенсиягә чыга. Муллаш авылының барлык газ хуҗалыгы аның җилкәсенә төшә. Нәкъ менә хезмәттәге казанышлары өчен аны өлкә бүләгенә тәкъдим итәләр һәм аннан соң «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Җитәкчеләре Фәрит абыйның эшеннән бик канәгать кала: ул берничә мәртәбә Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнә. Лаеклы ялда Фәрит абый Муллаш авылының җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә, намазга йөри, мәчет тормышында актив катнаша, шуңа күрә күптән түгел мәчетнең 30 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә җирле хакимият исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә, өстәвенә,ничек матур җырлаганын беләсезме, баянда да профессионал буларак уйный ул әле!

Җаны-тәне белән авылга бирелгән кеше терлек асрамый түзәме соң инде! Әлеге гаилә дә абзар тулы терлек тоткан. Терлекчелек - күп көч, хезмәт, тырышлык, сабырлык сорый торган тармак икәнлеге беркемгә дә яңалык түгел. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Туган-тумачалары белән генә түгел, күршеләре, авылдашлары белән дә матур, тыныч, тату яшиләр.

Тормыш итү – диңгез кичү, диләр. Шушы кырык ел гомер эчендә истәлеккә бай, шатлыклы көннәр дә, җиңел вакытлар да аз булмагандыр. Ничек авыр булса да, матур итеп өй дә салынган, агачлар да утыртылган, балалар да үскән.

Назметдиновлар - хезмәт сөючән, тырыш гаилә. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Кызлары Гөлфия белән уллары Фәнис Назметдиновларларның гаилә корабы кыйбласына тугры калганнар. Һәркайсына белем биреп, олы тормыш юлына озатылган. Алар үзләре дә гаиләлеләр, әти-әниләренә 4 онык бүләк иткәннәр.

Олы кызлары Гөлфия мәктәпне көмеш медаль белән, ә Төмән дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлый, читтән торып Төмән эчке эшләр министрлыгы институтында икенче югары белем дә ала. Гаиләсе белән туган авылында өй салып, кыз белән улына тәрбия бирәләр. Фәнис мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, нефть-газ университетында югары белемле була. Шәһәрдә гаиләсе белән яши һәм эшли, ике малай тәрбиялиләр. Гөлчәрә апа белән Фәрит абый бүген шул балаларының уңышларына шатланып, әби-бабай исеменә лаек булып, акыллы киңәшләре белән оныклар тәрбияләргә булышалар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836