Материалы

Тормыш авырлыкларына бирешмәгән

последние и лучшие новости искусства в мире

7-6Вагай районы, Коллар авылында туып, хәзерге көндә Ворогушино авылында яшәүче хезмәт ветераны Марис Хәсим улы Марганов 17 февральдә 80 яшьлек юбилеен каршы ала.

Аның тормыш юлы иң авыр елларга туры килә, бала чагы сугыш чоры балаларыннан бер дә аерылмый.

Әтисе сугышта һәлак була, анасы 4 бала белән кала. Авыл балаларының күбесенең әтиләре сугыштан әйләнеп кайта башлыйлар. Ул балаларның шатлыклы йөзләренә карап, ул да өметләнеп, минем дә әти килеп җитмәсме икән дип, капка алдына чыгып көтеп карый.

Татар Вагай авылында 6 сыйныфны тәмамлап, укырга мөмкинлек булмау сәбәпле, 14 яшендә колхозда хезмәт юлын башлый. Үгез җигеп утын, соңыннан ат җигеп кышын печән ташый, язын кырда ат белән себерке себерә. 16 яшендә авыр хезмәттән курыкмый трактор сукасына теркәтүче булып утыра. Чирәм җирләрне сукалыйлар, ул елларда совет хөкүмәте Казахстанда һәм Төмән өлкәсендә чирәм җирләрне сукалау турында карар чыгара. Бу карарны үтәүдә катнашып, өлеш керткәне өчен Марис әкәне “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медале белән бүләклиләр. 18 яше тулгач, Совет армиясенә алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп, өч елдан соң солдат хезмәтен үтәп үз авылына кайтып керә, тагын колхозда эшли. Аннары Соколовка механизаторлар училищесына укырга китә, аны тәмамлап киң профильле механизатор таныклыгын алып чыга. Тракторларда, көзен комбайнда армый-талмый колхозда эшли.

1964 елны Марис әкәне колхоздан Ерак Көнчыгышка, Амур өлкәсенә урып-җыю эшләренә җибәрәләр.

Аннан соң Вагайга йөреп шоферлыкка укып чыккач, өлкәнең төньяк шәһәрләренә эшкә китә. Салехард шәһәрендә төрле йөк машиналарында эшли. 1960нчы елларның ахырында Төмән-Тубыл-Сургут тимер юл салу эшләре башлана. Аның турында ишетеп, тимер юл салуда катнашу теләге белән Тубыл якларына әйләнеп кайта. Җәйнең, көзнең яңгырлы, кышның кар-буранлы салкын көннәрендә зур МАЗ машинасында ком, балчык ташып, тимер юл салыначак урынны күтәрү эшләрендә катнаша. Ул вакытта гаражлар булмый. Машиналар ачык кырларда утыра, 30-40 градус салкын көннәрдә аларны эшләтү җиңел булмый. Сугыш чорында үскән, ачлыкны да, җитешсезлекне дә күргән Марис әкәне ул авырлыклар куркытмаган, бирешмичә тырышып эшен дәвам иткән.

Юршак авылыннан Миннурый Зәйнулла кызы белән матур гаилә корып җибәрәләр. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берсен хөрмәтләп, бер-берсенә терәк булып Тубыл шәһәренә күчеп төрле эшләрдә эшлиләр. Марис әкә зоотехникумда машина йөртә, соңыннан район шифаханәсендә “Ашыгыч ярдәм” машинасында төрле юл булмаган авылларга бара.

3 ел эшләп, 1977 елны Ямбай авылына күчәләр. Ямбайда ул вакытта мәктәп директоры РСФСРның атказанган укытучысы Сөләйман абый Биктимиров аларны мәктәпкә эшкә урнаштыра. Миннурый җыештыручы, Марис Хәсим улы завхоз, сантехник, электрчы, мәктәп машинасын йөртүче дә була. Алар нинди генә эштә эшләсәләр дә, үзләренең вазифаларын зур җаваплылык белән, бар күңелләрен биреп башкаралар. Үзләрен мәктәп коллективы да хөрмәт итә. Мәктәп директоры җәйге каникулларда үз урынына Марис әкәне калдыра торган булган.

45 ел бергә яшәп 5 бала үстергәннәр. Балаларын да үзләре кебек тәртипле, мәрхәмәтле, эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр. Һәрберсе тормышта үз юлларын табып, гаиләләре белән яхшы гына яшиләр.

Олыгая төшкәч кешене үз якларына тарта икән. 1991 елда алар үз якларына әйләнеп кайталар, Ворогушино авылында нигезләнәләр. Марис әкә башта тракторда, аннары совхозның сөт ташу машинасында 10 ел эшләп, Хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә дә алар тик ятмыйлар, бакчада җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Аларның ишеге туганнары, дуслары өчен һәрвакыт ачык, якты йөз белән каршылыйлар.

Маннур МАРГАНОВ, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума