Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормыш сукмагыннан бергә атлап

последние и лучшие новости искусства в мире

30-15Аларның мәхәббәт тарихы гөлләргә үрелгән бакчага тиң. Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып Казанлы (Түбән Тәүде районы) авылында яшәүче Сания Шәяхмәт кызы һәм Тимергали Зариф улы Вафиннар – авылның тырыш һәм ныклы гаиләләренең берсе.

Казанлы авылы бик тыныч, авылда карт-корылар, пенсионерлар күпчелеге булганга күрә, урам тутырып мал-туар инде күптән көтүдән кайтмый. Яшьрәк гаиләләрдә сыер, сарыгы бардыр да барын. Тик алар да күзгә чалынмый. Төз, киң, озын урамлы Казанлы авылы, кайчандыр балалар тавышы белән гөрләп, мал-туар, кош-кортлары белән яңгырап торган бит.

Вафиннарның йортлары ерактан ук пөхтәлеге белән аерылып тора. Хуҗалар шомырт, миләшкә кунып сайраган кошлар тавышына уяналар. Сания апа әле дә чибәр, мөлаем, күзләре очкын чәчеп тора, ә тавышы шундый ягымлы. Гомер иткәндә гаилә хәзинәсе хатын-кызның сабырлыгында. “Ир йортның бер почмагын тотып торса, хатын-кыз калган өч почмагын тотып тора”, - дип, тикмәгә генә әйтмиләр бит. Сания апа кебек гомер иткән, балалар үстергән акыллы хатын-кызларга сокланып карыйм. Чөнки, аларда ниндидер хикмәт бар. Колхоз-совхозлар эшен дә кичкән, йорт тутырып балалар үстергән, ирен дә җайлап-көйләп тоткан, гаилә учагын да сүндермичә бүгенге көнгә кадәр алып килгән хатын-кызлар бары тик безнең татарда гына. Әйе, 55 ел буена бер тормыш сукмагыннан атлау өчен түземле дә, аңлаучан да була белергә кирәк. Тормышта төрле вакыт, хәлләр була бит. Ләкин бу гаиләдә бер-берсенә юл бирешеп яшәүләре күренеп тора.

- Тимергали хезмәт сөючән, тормышта да шундый эшчән булды, - дип Сания апа гомер йомганын сүтә башлады. Тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәсез генә булмагандыр, табак-савыт та шалтырый бит ул. Ләкин без өйдәге чүпне беркайчан да тышка чыгармадык.

Тимергали иртә яздан кара көзгә тикле совхоз басуыннан кайтып кермәде. Язгы чәчүдә - тракторга, урып-җыю вакытында комбайнга утырды. Елның-елында кыр батырлары исемлегеннән төшмәде. Намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале, Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Үземә дә гомер иткәндә бер авыр сүз әйтмәде. Шуңа күрә балалар да тыныч, инсафлы. Аның ата-бабалары Татарстанның Апас районыннан килеп, монда урнашканнар. Ул Казанлыда 1939 нчы елда өч балалы гаиләдә туып, бердәнбер ир малай булып үскән.

Төп йортка килен булып төшкәндә каенанам да, каенатам да исәннәр иде. Алар белән 25 ел бергә, тату яшәдек. Рәхмәт балаларымны тәрбияләргә булыштылар, һәр эштә ярдәмче, киңәшче булдылар. Урыннары җәннәттә булсын.

Иреңнән яхшы мөнәсәбәт көтсәң, аның әти-әнисен макта, диләр бит. Юк, аның өчен түгел, Сания апада яхшы килен сыйфатлары тупланган. Ишектән беренче аяк басуга ук ирен үстергән ата-анага хөрмәт белән тормыш юлын башлаган. Шул арада Сания апа икенче бүлмәдән елмаеп килеп чыкты да, кулындагы рамкага куелган фоторәсемгә күрсәтеп: “Менә безнең 4 бөркетебез”, - дип, рәсемне өстәлгә куйды. Дүрт малайның уртасында әнисе кебек сабыр, акыллы, мөлаем Руфания кызлары да бар. Аның өчен ата-ана күңеле тыныч. Тормышы әйбәт, ире Йосыф бик яхшы кеше, әйтерсең, ул пәйгамбәрләр кавеменнән.

- Дүртесе дә армия хезмәтендә булдылар. Улларым өчен төн йокыларын йокламаган вакытлар да еракта калды инде. Барысы да машина йөртүче һөнәрен үзләштереп, шул эш буенча эшлиләр, - дип аерым бер ана назы белән сөйләде Сания апа.

Алма агачыннан ерак төшми бит. Балалары да үзләренә охшап акыллы, булдыклы, ярдәмчел булып үскәннәр. Әнә нинди кызу көнгә карамастан, уллары шәһәрдән кайтып, тирләп-пешеп бәрәңге төбе өяләр. Үзләре әле мәзәкчелләр дә икән. Сания апа белән Тимергали абыйны фоторәсемгә төшергәндә: “Әйдә, сез дә басыгыз!”, - дигән идем. “Юк, сез булганда чәй эчеп чыксак та ярар, безне өйгә кертмиләр бит”, - дип көлештеләр.

Олыгайган кеше сабый бала хөкеменә кала, диләр. Вафиннарга карап, алай әйтеп булмый әле. Тик яшьлек җегәрлеге юк инде. Менә шул вакытта парлы тормышның кадерен белә башлыйбыз да. Чөнки картлыкта ир белән хатын бер-берсенә терәк булып яши башлый.

Сания апа ире, балалары турында сөйли-сөйли, үзен онытып та китте бугай.

- Үзегез турында да сөйләп китегез әле? – дигәч кенә, сүз башлады. Аның елмаюы бер дә йөзеннән китми.

- Әби-бабай Татарстаннан - Борнаш авылыннан килеп, монда урнашканнар. Әти-әниләр Казахстанның Кустанай шәһәрендә яшәгәндә, 1941 нче елның июль аенда, сугыш башлангач, мин дөньяга килгәнмен.

Аннары алар Казанлы авылына кайтканнар. Җиде сыйныфны тәмамлагач, бозау караучы булып фермага эшкә кердем һәм гомер буена сыер савучы булып эшләдем. Аллага шөкер, мин дә сынатмадым, хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыктым.

Биш балабыз, алты оныгыбыз, дүрт оныкчыгыбыз бар. Без икәүдән унбиш кеше гомер юлына аяк баскан.

Ходаем үзләрен исәнлектән аермасын. Тиздән Ураза башлана, шуңа әзерләнәбез. Шулай ук “Яңарыш” газетасын укып, алдырып торабыз, бер санын да укымыйча калдырганыбыз юк. Ул безгә картайган көнебездә көч, рух бирә. Өлкә яңалыклары белән танышып, файдалы киңәшләр, күңелгә ятышлы мәкаләләрне укып юанабыз. Намаздан соң, “Яңарыш” газетасының яшәп килүен, хезмәткәрләренең исән-саулыгына багышлап дога кылабыз, - диде Сания апа.

Бүген алар төп йортның учагын саклап, бәхетле картлыкта яшиләр, оныкларына үрнәк булып торалар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836