Материалы

Тормыш юлы үзе бер тарих

последние и лучшие новости искусства в мире

Олы тормыш юлын үткән Рита Гали кызы Таирова Бөек Ватан сугышы алдыннан өченче бала булып, 1939 елның 2 нче июнендә, Түбән Тәүде районының Эске авылында дөньяга килә. Бу сугыш чоры баласына тормыш жиңелдән бирелми, бәхетен сугыш урлый. Әтиләре сугышка китә. Әниләре Сәгыйдә апага берсеннән- берсе кече өч нарасыйны күкрәгенә кысып, күз яшьләренә юынып, төнне-көнгә ялгап эшләргә туры килә. Олырак кызлары Сара белән Сәлимәне үзеннән калдырмый эшкә йөртә. Ә инде бар авырлык кечкенә Ритага төшә - печәнгә барсалар да, урак урырга да бергә йөртәләр.

Я күршеләргә күз-колак булырга кушып, өйдә япа-ялгызын калдырып китәләр. Нарасый Рита түземлелеккә, йорт эшләренә өйрәнә. Авыл мәктәбендә 7 классны тәмамлау белән ук эшкә тотына. Кайда гына эшләсә дә, һәрнәрсәне җиренә җиткерә. Эш сөючән өлгер кызны тиз генә танып алалар. 1961 нче елны Саз-Тарман авылы егете Гайфетдин Мәди улы кулын сорый. Тырыш, житез Рита теше-тырнагы белән тормыш дилбегәсенә тотына. Хужалыкта күпләп хайван, кош-корт саклыйлар, бакчачылык белән шөгыльләнәләр, умарта кортлары тоталар. Ә тормыш иптәше Гайфетдин Новотарманск торф предприятиесендә тракторчы булып эшли. Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Шул хәтле матур, кайнап-яшьнәп яшәп торганда, 37 яшендә тормыш иптәше Гайфетдин фаҗигале рәвештә үлеп китә. Җитмәсә, 1971 нче елда апасы 11 баланы ятим калдырып якты дөньядан китә. Аның олы баласына 17 яшь кенә була. Рита әнисе Сәгыйдә апага бу ятим нарасыйларны тәрбияләргә булыша. Авыл җирендә эш юк, балаларны укытасы, аякка бастырасы бар. 1976 нче елда Рита Төмән өлкәсенең Боровое поселыгына күчеп, кошчылык фабрикасына эшкә урнаша. Монда да үзенең җитезлеген күрсәтә. Алдынгылар рәтенә күтәрелә, Мактау тактасыннан төшми. Гаилә архивында Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары күп. Шул фабрикада үрнәк эшче исәбендә лаеклы ялга хәтле эшли. Ялгыз ананы гаиләсенә зуррак йорт булдыру уе борчый. Кыен булса да, балалары ярдәме белән кешенең күз явын алырлык матур йорт җиткерә. Ятим эне-сеңелләрен дә шәфкать-мәрхәмәтеннән мәхрүм итми, үз балалары шикелле тәрбияләшә. Таләпчән ана балаларын укытып төрле һөнәр ияләре итә. Зур улы - Нуретдин техника белгече, нинди эшкә тотынса да кулында ут уйната. Кызы Роза - медицина хезмәткәре, әнисе шикелле уңган, киң күңелле, дин әһеле. Розалиясе - югары белемле бухгалтер-экономист, үз эшенең төпле белгече. Һәркайсысы бәхетле тормышта яшиләр.   Рита 72 яшенә хәтле эшли. Кайсы баласына булышырга кирәк булса, шунысына ярдәм кулын суза. Бүгенге көндә бәхетле әни, әби, хөрмәткә лаеклы туган, дус, кодагый, күрше. Ул хәзер дин юлында, 5 намазын калдырмый. Аллаһы Тәгалә кушуы буенча яши. Дини бәйрәмнәрен бик зурлап, бөтен күңелен биреп үткәрә. Кешене соңгы юлга озатуда бик актив катнаша, ясин дә укый, бәетләр дә яза. Тынгысыз жан буш вакытларында мөселман баш киемнәрен сәйлән белән чигеп тегә, якыннары, дусларына бүләк итеп шатландыра.

Гөлжиһан ЗАКИРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума