#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туганлык җепләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Элек-электән кешеләр үзләренең токымнары, шәҗәрә җепләре белән кызыксынганнар. Юкка гына безнең халыкта, һәркем 7 токымга кадәр нәсел тамырларын белергә тиеш, димиләр. Бу темага үземнең бик соңлап килгәнемә үкенәм. Чөнки токымыбыз турында сөйли алучылар калмадылар да дип әйтергә була. Шулай да максатыма ирешеп, бай гына материал булдырдым, кызыксынучылар табылса, бүлешергә дә әзер.

Әтием ягыннан мин Мукминовлар һәм әтинең әнисенең - Әминовлар токымнарын, ә әниемнең ягыннан - Шараповлар һәм Кангазиннарны, шулай ук Гази нәселләреннән картәбием Хәбибҗамалның нәселен 9 буынга хәтле карап чыктым. Әгәр алар турында кемгәдер берәр мәгълүмат билгеле булса, минем белән элемтәгә керүләрен сорар идем. 

   Абыйлы-энеле Шәрәфетдин белән Шакир Тархан авылында яшиләр. Шәрәфетдин Гази токымыннан булган Хәбибҗамал исемле кызга өйләнә. Газиның Кангази исемле бертуганы була. Тархан авылында аларның гаилә тармаклары киң таралган. Шәрәфетдин белән Хәбибҗамалдан 3 уллары – 1887 елда Сәгадәтдин, 1891 елда Айзәтулла, 1894 елда Хәсән туалар. Картатабыз Шәрәфетдин исемле булгач, билгеле, фамилияләре Шәрәфетдинов булырга тиешле була. Ләкин грамота җитеп бетмәү сәбәпле, кыскартып Шарапов дип язалар. Тик соңыннан Гали Айзәтулла улы гына фамилиясен кайтара. Сәгадәтдин белән Айниҗамал Шараповлар токымын 1927 елда туган Ислам гына дәвам итә. 1920 елда туган Сәйфетдин яшьли фронтка китеп, әйләнеп кайтмый. Ә 6 кызлары кияүгә чыгып ирләре токымнарын дәвам иттерәләр. Ислам белән Мөршидәдән 4 егет һәм бер кыз: Ружан, Руслям, Мөнир, Әүхәт, Мөнирә туалар. Бүгенге көндә аларның 15 онык, 31 нәбәрә һәм 3 нәбәрәләренең  оныклары бар. Шараповлар токымын Илсур Руслям улы һәм аның улы Данил, Олег Мөнир улы һәм аларның уллары – Дмитрий белән Илья, Фирсат Әүхәт улы һәм аның уллары Айдар белән Фәрит дәвам итәләр.

Айзәтулла белән Әминәнең балалары - Тимергали, Мирхәт, Әсхәт, Гали һәм Галия туалар. 1919 елда туган Тимергали Тархан авылыннан беренче офицер, ул фронтта һәлак була. Мирхәт (1926 елда туган) Ватан сугышында катнашып, яраланып кайта, гомер буе механизатор булып эшли. Мирхәт белән Фәүзиянең 8 балалары туа. Бүгенге көндә аларның 11 онык, 13 нәбәрәләре бар. Шараповлар токымын бер уллары Ринат кына дәвам иттерә.

Әсхәт белән Фәрхиянең 6 балалары, 16 оныклары, 14 нәбәрәләре бар. Аларның токымын Радмир Әхмәт улы, Вилдан Әсхәт улының уллары Артур белән Артем дәвам итәләр. Нәзирә һәм Гали Шәрәфетдиновларның 5 бала, 8 онык, 4 нәбәрәләре бар.  Токымнарын дәвам иттерүчеләр: Морат Ришат улы, Ринатның уллары Рамил белән Данияр.

Хәсән белән Латыйфаның 3 ул да 2 кыз. Ә уллары Рәсүл белән Хәсибәнең 6 уллары һәм 4 кызлары туа. Бүгенге көндә Шараповлар токымын 16 ир егет дәвам итәләр.

Яшьләребез үзләренең шәҗәрә җепләрен белергә, аралашырга тиешләр дип уйлыйм. Ни өчен дисәң, бүгенге көндә туганнар үзара аз аралашалар, шул сәбәпле туганлык җепләрен оныталар. Мәсәлән, минем бер сеңелем берничә мәртәбә егет белән танышып, асылда, якын гына туганнар булулары ачыкланды. Аннары ул Урай шәһәрендә яшәүче бер егет белән танышкан иде. Шул хәтле ерак җирдә нинди туганнар булсыннар дип уйласа да, ул егет тә карендәшебез булып чыкты. Менә шундый хәлләр дә була.

Наилә ВАГАПОВА, Ялутор районы, Карабаш авылы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836