Материалы

“Туй күлмәге ак ефәктән, Кызлар - гүя аккошлар...”

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар халкының йолалары үзенчәлекле. Мәдәният көчле, милли рухлы. Хәзерге татар яшьләре ата-бабаларыбызның традицияләрен саклап калырга һәм төрле шартлар нәтиҗәсендә югалганнарны торгызырга тырышалар. Милли бердәмлекнең төп линиясе туй тантаналарын әзерләү һәм уздыруда күзәтелә. Һәр халыкның туй традицияләре гасырлар буе үзгәрә, кайберләре югала. Туй күлмәген сайлауга карата булган мөнәсәбәт үзгәрешсез кала. Беренче чиратта бу кәләшнең киеменә кагыла. Заманча туй күлмәкләре еш кына Европа манерасына якынайтылган, әмма мәҗбүри милли төсмер белән була. Элек кәләш гаиләсе аңа кием тегү өчен тукыма бүләк итсә, хәзерге кыз фасонны, материалны һәм туй өчен бизәнү әйберләрен мөстәкыйль сайлауны өстен күрә.

Менә Шыкча авылында да яшьләрнең таләпләрен һәм теләкләрен исәпкә алып, туй күлмәкләре салоны ачылды. Туй күлмәген никахка арендалау бик рациональ һәм отышлы. Чөнки аренда сатып алуга караганда берничә тапкыр арзанрак, ә кәләш шундый ук затлы һәм матур киемне арзанрак бәядән ала. Туй күлмәген сайлауда берничә киңәш бирәбез.

Никахта кәләш ничек киенергә тиеш?

Кәләш ислам кагыйдәләре буенча хиҗабка киенергә тиеш. Кызның барлык гәүдәсе дә, йөзе һәм куллары ябылырга тиеш, киеме тар түгел һәм тәне кием аша күренеп тормаска тиеш. Киемнең төсе нинди дә булса үзенчәлекле, әмма ак һәрвакыт хуплана. Никах киемнәренә карата кайбер кагыйдәләр бар: ачык кием, шулай ук кешеләр яки хайваннар ясалган киемнәр кияргә ярамый. Ир-атларга алтын һәм ефәк кию дә хупланмый. Кәләшкә буянырга була, әмма макияж тыныч төсләрдә булырга тиеш. Бүген мөселман дизайнерлары гипюр, сәйлән, стразлар белән чигелгән ак, аксыл көрән, яшел, хәтта кызыл күлмәк һәм костюмнар тәкъдим итәләр. Берничә ел элек парчадан чалбарлы киемнәр һәм кардиганнар популяр иде, бүген исә барысы да хатын-кызларча күренергә тырыша һәм атлас, шифон, жаккардтан торган озын күлмәкләр, алтын җепләр белән чигелгән нәфис япма сайлый. Кибетләрдә сәйлән белән чигелгән ялтыравыклы атлас күлмәкләр бик күп очраса да, стилистлар аларны читкә куярга киңәш бирәләр. Кәләшләргә минималь декорлы табигый тукымалардан тегелгән күлмәк модельләренә игътибар итәргә тәкъдим итәләр. Беренчедән, минимализм модадан чыкмаган. Икенчедән, традицион киемдә сыйфат төп рольне уйный, ә яхшы тәэсир калдыру түгел. Яулыкны да күлмәк төсенә каратып сайлыйлар, күбесенчә ак, кайчагында берничә дә төсне килештереп бәйлиләр.

Нинди яулык сайларга?

Атлас һәм шифон яулыклар никахта бик матур күренә. Күбрәк тукыма булса, шулкадәр яхшырак. Кәләш яулыкның күләме, чәчәк бәйләмнәре күбрәк булуын теләсә, ике яулык яки шарф алырга кирәк, алар контрастлы төстә дә булырга мөмкин. Яулык астына юка материалдан тегелгән башлык – “боне” яки гипюр бәйләвеч кию мәҗбүри. Шулай ук бер упаковка инглиз булавкалары яулык төсендә булырга тиеш.

Иң мөһиме – кәләшнең күлмәге үзенә туры килергә һәм һичшиксез уңайлы булырга тиеш, чөнки көн дәвамында кызга күп йөрергә туры киләчәк. Никах - дини йола гына түгел, һәр мөселман хатын-кызы тормышында бу иң мөһим вакыйга. Кәләштә кияү алдында гүзәл булу теләге, аңарда соклану һәм горурлык хисләре уяту – табигый хәл. Әмма кәләшнең төп бизәге - бәхетле күзләр. Ирегезне яратыгыз, хөрмәт итегез һәм бәхетле булыгыз.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума