Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Турайның сугыш чоры баласы

последние и лучшие новости искусства в мире

19-10Бөек Ватан сугышы тарихын кайберәүләр ничек кенә инкяр итәргә тырышсалар да, барып чыкмый, шаһитлар исән. Юк ителгән 26 миллион Совет кешесе гомерен кая куярга? Россиядә сугыш кагылмаган бер генә дә гаилә юктыр. Кемгә генә мөрәҗәгать итмә, һәрберсенең я бабае, я абыйсы, я туганы сугышта катнашалар, тылда хезмәт иткән һәм башкасы. Һәр кешенең үз язмышы. Мәсәлән, “Үлемсез полк” акциясен алыйк. Озак еллар сандыкларда яткан киләчәгебез өчен гомерләрен биргән солдатларның фоторәсемнәре күтәрелде, хәзер Җиңү көнендә безнең белән янәшә “атлыйлар”. Бөек Ватан сугышы ветераннары да инде аз калды. Ә бит безнең җиңү өчен тылда ачлы-туклы көнен-төнен бил бөккән әбиләребез, ул чорда әле үсмер, бала булган апаларыбыз, абыйларыбыз бар. Шундыйларның берсе – сугыш чоры баласы Төмән районы, Турай авылында яшәүче хезмәт ветераны Харис Хөснетдин улы Юсупов белән очрашып сөйләштек.

- 1937 елның маенда Турайда туганмын. Әтием сугыш башланганда инде олы яшьтәге кеше иде. Яуга алмадылар. Бертуган ике абыем - Мәкъсуд белән Аймәтдин сугыштан инвалид булып кайттылар. Олы абыем 1 ел госпитальдә яткан. Ул Төмән районы, Салаирда, кече абыем Түбән Тәүде районында яшәделәр. Сугыш башланганын хәтерләмим, ә менә Җиңү көне исемдә калган. Миңа 8 яшь иде, Бибинур апам колхозның бәрәңгесен ташый, мин аңа булышам. Шунда сугыш тәмамлануын хәбәр иттеләр. Башта “Урал”, соңыннан “Калинин” колхозларында 14 яшемнән тракторда эшли башладым. Лаеклы ялга чыкканчы “тимер атымда” хезмәт иттем, гомуми стажым - 48 ел. Тормыш иптәшем Равия Мөхәммәд кызы белән 3 бала тәрбияләп үстердек, хәзер оныкларга сөенеп яшим, - дип сөйләде ул. Аз сүзле, сабыр, тыйнак, гадел Харис Хөснетдин улы ВДНХның бер көмеш, ике бронза, “СССРның авыл хуҗалыгы отличнигы”, өч “Сугыш чоры баласы” һәм башка медальләргә, Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына лаек. Аның гомере буе тырыш, намуслы хезмәт башкаруын шушы дәүләт бүләкләреннән күрәбез. Кешене хезмәт бизи, авылдашлары арасында да зур хөрмәт яулаган шушындый милләттәшләребез белән горурланабыз. Балачакларында ачлыкның, юклыкның нәрсә икәнлеген кичергән якташларыбызның картлык көннәре тынычлыкта үтсен, сугышлар булмасын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836