Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төбәкнең 4 600 гаиләсе өчен беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләү вакытын озайттылар. Мондый пособие өчен вакытлы тәртип 2020 елның 1 апреленнән 1 октябрьгә кадәр «Вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиеләрне исәпләү һәм беренче яки икенче бала тууга (уллыкка) бәйле рәвештә айлык түләүләрне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» (01.04.2020 ел) № 104-ФЗ Федераль закон нигезендә гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен түләү — «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә торган социаль ярдәм чарасы. Әлеге түләү 2018 елның 1 январеннан соң балаларны һәм халыкны социаль яклау органнары аша бирелә.
2020 елның 1 январеннан ай саен түләү бала өч яшькә җиткәнче бирелә (элек түләү бала яшь ярымга җиткәнче бирелгән), ә аны билгеләү өчен гаиләдә җан башына уртача керем ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш, ягъни Төмән өлкәсе өчен — һәр гаилә әгъзасына аена 24 138 сум. Түләү күләме 11 632 сум тәшкил итә.
Гариза бирүнең иң тиз ысулы - Төмән өлкәсенең «Госуслуги» порталы аша электрон рәвештә җибәрү.
2020 елга федераль бюджетта Төмән өлкәсе гаиләләренә түләүне тәэмин итү өчен 1,5 миллиард сум каралган.
Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе.