#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районы Яңа елны каршылый

последние и лучшие новости искусства в мире

51-12Безнең районда авылыбыз тормышына өлеш кертүче кешеләр аз түгел, алар безнең өлкә үсешендә актив катнашалар. Конкурсларда катнашу - кешеләр һәм безнең район хакимияте арасында элемтәнең яхшы оештырылуын раслый.

“Дуслар, һәр кешенең яраткан бәйрәме - Яңа ел алдыннан без конкурс үткәрергә хәл иттек. Төмән районында яшәүчеләргә иҗатта һәм фотомастерлыкта ярышырга мөмкинлек бирәбез. Конкурс безнең төркемебездә 2 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр үткәреләчәк. Бу чорда үз бистәгезнең яки авылыгызның Яңа елга әзер булганлыгын сезнең конкурска төшереп урнаштырылган фоторәсемнәрегездән аңлаячакбыз!

Фоторәсемнең урынын, вакытын һәм авторын билгеләп имза белән безнең сайтыбызга җибәрергә кирәк. 20 декабрьгә кадәр конкурска фотоларыгызны кабул итәбез. Шулай ук фоторәсем авторы безнең “Төмән районы” төркеменә язылган булырга һәм әлеге пост белән үз битендә уртаклашырга тиеш (конкурсны үткәрү вакытында аккаунтның ачык булуы сорала). 25 декабрьдә фотоларга иң күп ошатулар (лайки) куюыгыз буенча өч җиңүчене билгеләячәкбез! Югарыда күрсәтелгән шартларны үтәү мәҗбүри! Үз фоторәсемнәре өчен иң күп ошатулар (лайки) җыйган өч җиңүче Төмән “Кристалл” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан “Киномакс” кинотеатрына ике кешегә чакыру билеты белән бүләкләнәчәк!”

Бу конкурс шартларын “Тюменский район” төркемендә укып, Шыкча авылында яшәүче Алсу Азат кызы Мамкина катнашырга карар иткән. Ул Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт социаль-педагогик академиясенең сәнгать-график факультетын тәмамлаган. “Мин иҗат кешесе, рәсем сәнгате укытучысы буларак үземне бу бәйгедә сынап карарга булдым. Һөнәрем иҗат белән бәйле, конкурсларда катнашу минем һөнәри үсешемә ярдәм итәчәк. Минем иң яраткан шөгылем - рәсем, гамәли иҗат, агачка рәсем ясау һәм лобзик белән кисү. Хәзер мин декрет ялында. Шул арада минем шәхси казанышларым бик күп җыелды, аларны дусларым белән уртаклашырга теләдем. Күптән түгел Төмәндә үткәрелгән “Себер татар теле көне” бәйрәмендә агачта ясалма рәсемнәр күргәзмәсе белән бик теләп катнаштым. Һәр кешенең үз шөгыле бар: кемдер җырлый, кемдер музыка уен коралларында уйный, ә мин үз кулларым белән иҗат итәргә яратам. Гомумән, мин күбрәк агач белән эшләүгә өстенлек бирәм. Минем гаиләм һәм якыннарым уңышларым белән бик горурланалар. Алар миңа көч һәм ярдәм биреп торучы иң якын кешеләрем. Конкурста катнашучы өй алдында урнаштырылган фигураларда ясалган мультфильмнар геройлары юкка сайланмаган. Алар безнең балаларыбызның яраткан персонажлары. Без Тимур Дамир улы белән ике бала тәрбиялибез – кызыбыз Әминә, улыбыз Айвар. Бу бәйгедә бик актив катнаштылар, үз сәләтләрен рәсем ясауда күрсәттеләр, фигураларны буярга алар да булыштылар. 2019 ел минем өчен бик уңышлы һәм нәтиҗәле булды: «Минем авылым» район күләмендәге заманча иҗади конкурста «Иң яхшы рәсем» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдәге диплом, «Халык сәнгате - 2019» өлкәннәр үзешчән коллективларының район смотр-конкурсында «Сынлы сәнгать» номинациясендә 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломы, район «Башкала сувениры» (“Столичный сувенир”) үзешчән халык иҗаты конкурсында «Сынлы сәнгать» номинациясендә 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломы, «Сабантуй-2019» милли бәйрәмендә актив катнашканым өчен Рәхмәт хаты, «Искер җыен» халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивалендә милли мирасны саклау эшенә зур өлеш керткәнем өчен Рәхмәт хаты, Төмән өлкәсенең «Себер татар теле һәм мәдәнияте көне» социаль-әһәмиятле чарасын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәнем, туган телне пропагандалау, саклап калу һәм үстерү, мәдәниятне, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, шулай ук халыклар арасында дуслык һәм татулыкка өлеш керткәнем өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләндем”, - дип сөйләде Алсу үзе турында. Мамкиннар гаиләсенә конкурста уңышлар теләп калабыз.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836