Тәүдедә яшәүче Уразаевлар гаиләсе турында язарга булдым. Азат белән Гания тормышның ямен-тәмен тоеп яшиләр, өч ир-бала үстерделәр. Балаларын эшкә, оныкларын хөрмәтләп яшәргә өйрәтеп тәрбияләгәннәр. Алар хәзер Төмәндә яшәсәләр дә, атна саен кайтып әти-әниләренә булышалар.
Мал-туар асрыйлар, җәйгә чыккач күп итеп чебиләр алалар, печән чабалар, утын кисәләр, кирәк кешегә саталар да. Шулай итеп көн күрәләр. Аларның тырышлыклары балаларына да күчкән. Ата-ана тәрбияле булса, гаилә дә тәрбияле була, гаиләләр тәрбияле булса, милләт тә тәрбияле була. Дөньяларга тынычлык бирсен бер Аллаһым, сугышлар булмасын, динебез нык булсын, бердәмлек булсын.
Фәүзия ГАТАУЛЛИНА, кызылъяр авылы.