#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тырышып яшәсәң, бар да була

последние и лучшие новости искусства в мире

39-13Алар – дәһшәтле кырыгынчы еллар балалары, тормышның тормыш икәнен белә башлаганчы ук ачы хәсрәт дулкынында туйганчы тибрәлгән буын. Ләкин, Салаир авылында яшәүче Һади абый һәм Илсөяр апа Вахитовлар әңгәмә корганда ник ялгыш кына зарлану сүзен ычкындырсыннар. Алар, “Алма пеш, авызыма төш”, диеп, утыра торган кешеләр түгел. Илле дүрт ел бергә гомер итүләренә карамастан, алар әле хәзерге яшьләргә үрнәк булып яшиләр. Йортлары тыштан да, эчтән дә балкып тора. Гомер буена ныклы тормышта тырышлыклары белән күпкә ирешкән кешеләр.

Һади Миңнегали улының әти-әниләре Татарстанның Апас районыннан күченеп килеп, Салаир авылында урнашканнар, йорт тутырып балалар үстергәннәр. Балалар арасында Һади абый да үсеп җитеп, диңгез флотында хезмәт итеп кайтышлый, Апас районына туганнары яшәгән авылга сугыла. Һәм шунда тормыш юлдашы Илсөяр апаны очрата. Дөресрәге, берничә кызлы йорттан Илсөяр апаны сайлап ала. Ул заманда өйләнү, кияүгә чыгулар әллә ни мәшәкатьле түгел әле. Кызның әти-әнисенә кереп, алар ризалыгын аласың да, мулла чакырып никах укыткач, кәләш синеке. Өйләнгәч, Һади абый кайту ягына никадәрле ашкынса да, аларны йорт саен кунакка ала-ала 19 көн үтеп китә. Ниһаять, туган йортка кайтып җитәләр. Яшь киленне ата-ана хуш күреп якты йөз белән каршы ала. Икесе дә совхозга эшкә урнашалар. Һади абый механизаторлар курсын тәмамлап, гомер буена механизатор булып бик яхшы эшли. Районда гел алдынгылыкны алып, мактаулы исемгә лаек булып килә. Яхшы эшләгәне өчен беренче мотоциклны һәм аның артыннан машинаны да аңа бирәләр. Лаеклы ялга да мактаулы исем алып - хезмәт ветераны булып 47 ел эш стажы белән китә. Ә Илсөяр апа совхозда да, авыл медпунктында хезмәт итә. Каенана һәм каената ярдәме белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Резидә шул ук авылда әти-әнисеннән ерак түгел яши. Мәктәптә химия, биология фәннәре буенча бик яхшы укытучы. 5-6 ел директор булып та эшләп алган, хәзерге көндә завуч.

 - Илсөяр апа себердә туганнардан аерылып яшәп калулар авыр булгандыр?

 - Юк, мин мондагы утынның, печәннең муллыгына куанып яшәдем.

 - Һади абый белән 54 ел яшәгәнсез, тормышта төрле чаклар була. Гаиләдә сезнең кем юл бирә иде?

 - Аның ачуы килгән вакытларда, мин өйдән чыгып китәм. Мал-туар тирәсендә, абзарда йөреп керәм, аның ачуы да басылган була. Өйдә бит каенана белән каената да бар. Олылар алдында талашып яту гадәте юк иде. Шулай тәрбияләнгән без, – диеп, Илсөяр апа сорауларга җавап бирде. Һади абый:

- Авылда яшәп, гомеребез эш белән үтте. Ә хәзерге яшьләр: “Эш юк,” – диләр дә кул кушырып утыралар. Мин шәһәрдәгеләрне әйтмим, менә безнең авылда яшь гаиләләр мал-туар асрамыйлар, бакча утыртмыйлар. Әнә чыгып карасаң, ис китәрлек - алабута басып утыра, кайсы елны чүп-чардан йортлары да күренми.

“Аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый”, – диләр бит. Ходай Тәгалә адәм баласына зиһен, эшләр өчен куллар, йөрер өчен аяклар биргән. Тырышып эшлә, тапкан малыңның рәхәтен күреп яшә. Ә Вахитовлар гаиләсенә, аларның тормышына сокланып кайттык.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836