Материалы

Уңышларыбыз, бәхетебез уртак

последние и лучшие новости искусства в мире

40-12Тубыл шәһәрендә кешелекле, игелекле, зәвыклы милләттәшләребез яши. Аларның күпчелеге авылларда туып-үскән. Бүгенге сүзебез милләтебезнең язмышы, мәдәнияте белән кызыксынган, бу юнәлештә егерме елга якын хезмәт иткән Янгуловлар гаиләсе турында.

Туган телләрен, татар мәдәниятен торгызу, күтәрү өчен җан атып хезмәт иткән Янгуловлар – икесе дә авыл балалары. Гөлнара - II Вагай, Зөфәр Вәчир авылында туа. Зөфәр башлангыч классларны тәмамлагач, әти-әнисе Тубылга күченеп киләләр. Мәктәпне тәмамлап, Зөфәр медицина училищесына укырга керә, аннары армия сафларында хезмәт итеп кайткач, пединститутта югары белем ала. Гөлнарасы 2002 нче елны  пединститутка укырга керә, уңышлы укуын тәмамлап, шәһәрнең унбишенче этномәдәни компонентлы мәктәбенә эшкә урнаша. Хәзер тырыш педагог-оештыручы шәһәр күләмендә төрле мәдәни чаралар үткәрә. Янгуловларның бергә яшәүләренә  дә  егерме елга якын вакыт узган. Бәхет җимешләре - ике кызлары үсеп килә. Сәләт нәселдән күчә, дип юкка гына әйтмәгәннәр, Айгөлләре мәктәптә укыса да,  шәһәр сәхнәләрендә оста биюе белән үзен танытты.

Татар мәгарифе, мәдәнияте юнәлешендә күп еллар эшләгән гаилә белән якыннан “Яңарыш” газетасы  таныштырды. Гөлнара ханым ел саен газетаны үз гаиләсенә, күп еллар почтада эшләгән, лаеклы ялда булган кайнанасы Гөлминур апага да яздыра. Яшь гаиләләрнең газетаны яратып укулары, өлкәннәргә миһербанлы булулары, сәнгать юнәлешендә уңышларга ирешеп, бәхетле тормыш сукмагын үтүләре безне кызыксындырды. Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә икән? Бу сорауга Янгуловлар гаиләсенең җаваплары игътибарга лаек.

Гөлнара Әнвәр кызы: ”Беренчедән, хыяллар уртак булырга тиеш. Бер-береңне аңлап, юл куеп, ярдәмләшеп, өлкәннәрне хөрмәт итеп яшәү - безнең тормышыбызга тынычлык, матурлык өсти. Гаиләбезнең яшәү рәвеше кызларыбызга үрнәк булсын дип тырышабыз. Иң зур бәхет - балаларның, якыннарыбызның сау-сәламәт булулары”, - ди.

Зөфәр Янгулов Тубыл район мәдәният үзәгендә күп еллар тавыш режиссеры булып эшли. Талантлы сәхнә остасы яшь буын белән тәҗрибә уртаклашып, иҗади хезмәтендә җирле татар шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләренә көйләр иҗат итеп, аларның иҗатын популярлаштыра. Зөфәрнең һәр чыгышы тамашачысының күңелендә истә калырлык. Аның затлы, милли һәм заманча киемнәрдә сәхнәгә чыгып башкарган яңа һәм таныш җырларын тубыллылар көтеп ала. Төрле дәрәҗәле  бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган җырчы, композитор, тавыш режиссеры: ”Мәдәният хезмәткәре универсал булырга тиеш. Тамашачы алдында чыгыш ясау, сәхнәдә җырлау  гаилә тормышында гармония булганда, Аллаһы сәләт бирсә, ялкауланмасаң, тырышып эшләсәң тамашачы да яратып тыңласа иң зур бәхеткә тиң була. Безнең гаиләдә уңышларыбыз да, максатларыбыз да, бәхетебез дә уртак”, - диде. Сәнгатькә гашыйк булган, матур итеп татар телендә мәҗлесләр үткәрә белгән, якты, ихлас күңелле, милли җанлы якташларыбызга киләчәктә дә яңа үрләр яуларга, уңышларга ирешергә язсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума