#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ул минем хәләл җефетем

последние и лучшие новости искусства в мире

Дөнья яхшы кешеләргә бай. Үз гомеремдә андый кешеләрне күп очратырга туры килде. Шундыйларның берсе - Касыйм Хәлил улы Мусин. Ул Түбән Тәүде районының Эске авылында эшчән, тату зур гаиләдә туып-үсә. Бала чагыннан әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итеп, үзеннән кече эне-сеңелләрен карашып үстерә. Шул заманның барлык авыл балалары кебек, совхозда тракторчы булып хезмәт юлын 16 яшеннән башлый. Армия сафларында хезмәт итә. Үз теләге белән 18 яшеннән кан бирүче булып китә. Бүгенге көндә аңа 66 яшь һәм әле дә елына 2 тапкыр кан биреп, кешеләр гомерен саклап кала. Менә шундый искитмәле, яхшы күңелле кеше белән Аллаһы Тәгалә очраштырып, язмышымны аның белән бәйләдем. Бер кыз һәм малай үстердек. Ул миңа гомер буена үрнәк әти, ышанычлы тормыш иптәшем, оныкларын яратучы бабай һәм бүген дә ныклы терәгебез булып тора. 2003 елда Эске авылында мәчет төзи башладык.

Шуннан бирле Касыйм Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итә һәм бүгенге көндә мәчеттә завхоз булып эшли. Гыйбадәт йортыбыз һәрвакыт чиста һәм җылы. Һәр килгән кешегә ярдәм итә һәм төрле сорауларга җавап бирә. Мин һәр көнне догалар укып, Аллаһы Тәгаләгә шундый кеше белән очраштырганына рәхмәтләр укыйм. Ходай безне картлык көннәребезгә кадәр тигезлектән аермасын, бала-оныкларыбызның рәхәтен, күңел җылылыкларын тоеп, шатланып яшәргә насыйп итсен иде.

Сөембикә МУСИНА.
(Наилә С
АФИУЛЛИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836