Материалы

Уразаевлар династиясеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

Дамир Камил улы һәм килене Лена Изил кызы Уразаевлар Вагай районы, Юрмы авылында рус теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме дәресләрен укыталар. Лена Изил кызы югары категорияле укытучы, Тубыл педагогия институтының филология бүлеген тәмамлаган. Вагай районында “Педагог года-2010” конкурсы лауреаты. Бердәм дәүләт имтиханнарына укучыларны бик яхшы әзерләү һәм уңышлы тапшыру өчен Вагай районы муниципаль белем бирү идарәсеннән һәм Төмән өлкә белем һәм фән департаментыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Лена һәм Дамир кызы Диана Уразаева– педагогик династиянең дүртенче буын вәкиле. 2015 нче елда Юрмы мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, хәзерге көндә Төмән дәүләт университетының математика һәм компьютер фәннәре факультетында 5 нче курста бик уңышлы укый. Фәнни-практик конференцияләрдә катнашып, дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп тора.

Төмән дәүләт университетының 69 нчы студентлар фәнни конференциясе материаллары арасында Диананың фәнни хезмәте: “БДИына әзерләү юлларының анализы” да бар. Кечкенәләре Вадим 1 курста бик яхшы укый, зирәк бала.

Дамир Камил улы Уразаев үзенең “Бабае турында истәлекләре”ндә болай яза: “Минем балалык һәм яшүсмер елларымның иң якты һәм җылы истәлекләре Янтимер олатам белән бәйле. Минем өчен ул иң авторитетлы шәхес, чөнки мине тәрбияләүдә беренче кеше. Бабаемның тәрбиясе киләчәк тормышымны һәм язмышымны билгеләде, һөнәр сайлаудан башлап тормыш кыйммәтләрен бәяләргә өйрәтте”.

Ел саен Дамир белән Лена укучылары район, өлкә олимпиадаларында беренчелекне алып Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр. Үзләре дә макталып торалар.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума