#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Урманбашлылар аксакалларын соңгы юлга озаттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Герой ата, күп еллардан бирле Урманбаш авылында имам вазифасын үтәп килгән хезмәт ветераны, сугыш чорында тылда илнең авыр йөген бала иңнәрендә күтәргән, авылның аксакалы Сәйфулла Нигъмәтулла улы Ягудеев вафат булды. Авылның яме, дин ягыннан терәге, акыл бирүчесе Сәйфулла хәзрәт 84 яшен дә тутырып бетерә алмыйча апрельнең 10нда җан бирде, ә икенче көнне бабайны кадерләп-хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Урам тутырып ир-егетләр бабай мәетен күтәреп киткәндә, мин ирексездән: “Нинди бәхетле бабай”, - дип уйлап куйдым. Чөнки, Сәйфулла бабайның хәер-фатихада торучы ун баласы калды, аларның күбесе намаз укый, балалары барысы да тәүфыйклы, инсафлы һәм тормышта бик тырышлар. Коръәндә: “Адәм баласы үзеннән соң, бер-ике кешене генә булса да ислам диненең тәртипләренә өйрәтеп кала икән, ул кешенең урыны җәннәттә”, - диелгән.

Урын өстендә ятмады, җиңел гәүдәле, ап-ак сакаллы бабай соңгы көнгә кадәр тәһарәтләнеп, намазларын укып килде.

“1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы” уңаеннан бабайга юбилей медале тапшырдылар. Шул көнне куанычының иге-чиге булмады, ә икенче көнне хәле начарланды, өч көннән соң, бакый дөньяга китеп тә барды. “Әтигә шатлану ярамады микән?” – дип, кызлары күз яшьләрен сөртә-сөртә әйтеп куйдылар.

Сәйфулла бабай карчыгы, өй тулы балалар үстергән тормыш юлдашы Сәлия Хәмит кызы белән 60 елга якын бергә яшәделәр.

“Әти белән әни бер-берсенә бер вакытта да авыр сүз әйтмәделәр, бер көн дә аерым яшәмәделәр, бер-берсеннән яшерен серләре булмады”, - диделәр уллары. Барысы да армия хезмәтен үткән, батыр йөрәкле бөркетләре, эшкә тырыш уллары, уңган кызлары әти-әниләренә охшап, алардан үрнәк алып үстеләр. Сәлия апа картыннан бакыйга алдарак күчте. Әлбәттә, ярты гасырдан артык бергә гомер кичергән ике җанның берсе өзелүе, икенчесенең яшәү ямен бу дөньяда калдырмый. Балалары, киленнәренең “әткәй” дип өзелеп торулары гына яшәтеп килде Сәйфулла бабайны.

Заманасында, советлар чорында гөрләп торган “Бухтальский” совхозында алар хатыны белән парлап эшләделәр. Сәйфулла Нигъмәтулла улы механизатор, тракторчы, слесарь һәм башка эшләрне башкарды. Намуслылыгы, тырышлыгы белән һәрвакыт мактаулы исемгә лаек булды. Адәм баласының өч туе була: берсе – туганда, икенчесе – никах туе, өченчесе – соңгы юлга озатканда яисә бакый дөньяга күчү. Шулай ук бу дөньяга адәм баласы сынауларны үтәр өчен килә дип тә әйтәләр. Ничек кенә булмасын, Сәйфулла бабай белән Сәлия апа тормыш сынауларын намус белән үтеп, фанидан бакыйга тыныч күңел белән күчтеләр. Аларның дәвамчылары, киләчәкнең нык чылбырлары, уллары, кызлары, онык-оныкчыклары - илаһи орлыклары калдылар. Балаларының, барлык якын туганнарының ятимләнеп калган урманбашлыларның авыр кайгыларын “Яңарыш” газетасы аркылы уртаклашабыз. Мәрхүм-мәрхүмәнең урыннары җәннәттә, авыр туфраклары җиңел, каберләре якты һәм киң, рух-шәрифләре шат булсын.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836