Материалы

Ветераннар гаиләсе

последние и лучшие новости искусства в мире

8-10Балан – файдалы үсемлек. Ул күп төрле авырулардан дәва. Минем бабам - сугыш ветераны Әхмәталый Мөхәмәдъяров, әбием Мәрхәбигә урманнан бик күп итеп балан җыеп бирә иде. Шуның өчен дә аны авылыбызда “Кәлинә” карт дип йөртәләр. Бу кадәр күп җиләкне нишләтергә икәнен әбием яхшы белгән. Авылыбыздагы Родкин урамы балалары әбием пешергән балан бәлешләрен бик тә яраталар иде. “Родкин” урамы дип әүвәл бездә Школьная урамын атаганнар. Бу урамда Мөхәмәдъяров фамилияле кешеләр күп иде.

Бабаемның өч улының гаиләсе, ерак һәм якын булган туганнары: Якуб абый Мөхәммәдъяров, Хачиәхмәт абый, Мөхәммәдхан абый, Рәхимкирәй абыйларның гаиләләре яшиләр иде. Бабам Әхмәталый Хәнәфи улы 1904 нче елның 24 январенда крестьян гаиләсендә туа. Сеңелләре һәм апалары: Хәлбикә, Зөлхиҗҗә, Гөлфәризә исемле булган, ә энесенең исеме Мөхәммәт иде. Фоторәсемдәге кешеләр – минем әбием белән бабаем, әниемнең ата-анасы. Бабаем - Талымхан авылы егете, әбием - Эске кызы. Әбиемнең әнисе Әпипә әби яшь кызын бик теләп кияүгә бирә. Егет озын буйлы, таза гәүдәле, менә дигән кияү булырлык. Ләкин авыл егетләре Мәрхәбәне Эскедән бушатасылары килми, сугышалар. Талымханлылар җиңеп, атлар белән яшь кәләшне авылга тиз алып кайттылар. Әбием Мәрхәбә һәм бабаем Әхмәталый озын гомерле, бәхетле әби-бабай булдылар, тату яшәделәр. Яшь гаиләдә бер-бер артлы малайлар белән кызлар туа. Нургали, Нурулла, Мәсрүрә, Әбделхәй, Мәгъдәния, Фатыйх, Гөлнур. Бабаем, ике улы Нургали белән Нурулла - сугыш ветераннары, дошманны тар-мар итеп, илебезгә җиңү алып кайталар. Талымхан мәктәбе музеена Таслимә Нурулла кызы белән материаллар туплыйбыз, ветераннарның, күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын язып, фотодокументларын җыябыз. Бабаебыз Әхмәталый Хәнәфи улы сугышка киткәндә әниемә 6 яшь, апасына 12, абыйларына 10, 14, 15 яшь була. Бабаемны җәй ахырында фронтка алалар, ә әбием 1942 нче елның апрель аенда кече улын - Фатыйх абыйны таба. Бабаемның энесе Мөхәммәт Хәнәфи улы (1905) солдатка алына. Еллар узган саен үскән малайларны фронтка җибәрә тордылар. Әниемнең олы абыйсы Нургалине, унсигез яше тулгач, хәрби комиссариатка чакыралар. Ике классны тәмамлаган, колхозда эшләп яткан егет 1943 нче елның 15 нче ноябрендә Төмән район хәрби комиссариаты карары буенча сугышка җибәрелә. Архив документларында: «Рядовой, наград не имеет» дигән язу табыла. Сугыш юлын 48, 36 нчы номерлы запастагы бригадалар составында үтә. Ярты елдан соң, сугышларның берсендә 26 нчы июнь көнне (1944 ел) каты яралана. Һәм 4147 нче Ленинград районы госпиталенә эләгә. Ә ике айдан туган ягына кайтарыла. Сугышны 1945 нче елның 14 июлендә 36 нчы запастагы бригада составында тәмамлый.

Әниемнең икенче абыйсы Нурулланың сугыш биографиясе озакка сузыла. Ул 1927 нче елның 28 нче ноябрендә дөньяга килә. Сугыш башланганда Нурулла әле 14 яшьлек малай гына була. Ул 1944 нче елда гына солдатка алына. Ялутор шәһәрендә хәрби җыелышта “Сапер” таныклыгын алып, турыдан-туры Германиягә җибәрелә. Соңыннан японнар белән сугыша. Аңа “Японнарны җиңгән өчен” медале бирелә.

Әхмәталый бабай сугышта башыннан алып ахырынача була, Курск дугасында катнаша. 1945 нче елның сентябрендә аңа “Хәрби казанышлары өчен” дигән медаль тапшыралар. Иңбашына яраланган батыр сугышчы госпитальдән туры гына Төмән шәһәренә юнәлә. Снарядлар ясый торган заводка эшкә җибәрелә. Тиздән Җиңү салютлары илебезнең аяз күген бизәде. Мәрхәбә белән Әхмәталый Мөхәмәдъяровлар гаиләсе түгәрәкләнде, фронтовикларның күкрәкләрендә медаль-орденнар ялтырады. Югалтулар да булды. Бабаемның энесе Мөхәммәт Хәнәфи улы сугыш кырында ятып кала. Аның исемен авыл клубы янындагы һәйкәлгә дә уеп язганнар. Мөхәмәдъяровлар гаиләсендә 1946 нчы елның августында тагын бер кыз туа, аңа Гөлнур исемен бирәләр. Бабаемның туган көнендә, нәкъ 60 яше тулганда, кече кызы Гөлнур үзе егетле була, Илшат дип исем бирәләр.

Бабаем Әхмәткалый Хәнәфи улы сугышта йөрткән вещмешогын ташламады, шуңа буш вакытларында урманнан балан җыйды. Урманнан алып кайткан балан белән бөтен идәннәр тулы була иде. Без, оныклар, күрше балалар баланны ашарга гына түгел, чистартырга да ярата идек. Мин җимешләрне икмәк тимере буенча йөгертергә өйрәндем, болай тизрәк.

Салкын кышкы кичләрдә минем бабаем балта саплый иде. Аның күзе үткен, куллары оста. Ә әбием мич янында йөгерә, чуенда төне буе балан пешә, ә соңыннан камыр әзер булгач, эссе мичкә төрле-төрле бәлешләр керә башлый. Әбиемнең бәлешләре бик тәмле иде. Үсеп җиткәч үзем әни, әби булгач, мин дә балан бәлешләре пешерә башладым. Иптәшем миңа: “Бәлешләрең әбиеңнең кебек тәмле, үзең дә әбиең төсле, ап-ак йөзле», - ди. Мин аңа: “Юк, әбиемнең бәлешләре бигрәк матур, тәмле иде, үзләре ачык, формасы рәшәткәле гөлбакча сыман. Бәлешләре кызарып, ялтырап тора иде аның», - дип җавап бирәм.

Мин пирогны шушы рецепт буенча пешерәм: башта балан карайганчы пешә, аннан шикәр салып, варенье формасына китерәсең, ә соңыннан он, йә кесәл, йә манный ярмасы, йә крахмал саласың, ботка итәсең. Минем күршем Мәрзия апа: «Иттарткычтан чыгарам мин баланны”, - ди. Алай да бик тәмле була шул. Әби-бабаемның йортында минем кече энем Шәүкәт яши хәзер. Киленем Раилә урманга барып йөрми, тәрәзә каршында гына үсә баланы да, чиясе дә. Мин дә урманнан түгел, бакчага чыгып кына җыям.

Рәйсә РӘХИМОВА
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума