#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хыяллар кая китерә?

последние и лучшие новости искусства в мире

9-82015 елда минем әтиемнең - Азат Гомәр улы Гомәровның вафатыннан соң, бабам Гомәров Гомәр Вәли улы архивы кулыма килеп эләкте. Бу тарих шулай башланып китте.

Башта мин 200дән артык документ һәм борынгы фотографияләрне табып анализларга булдым. Фоторәсемнәр реставрацияләүгә тапшырылды, документларны сканерлап чорлар буенча папкаларга урнаштырдым: революциягә кадәр, революциядән соң Бөек Ватан сугышы елларында, сугыштан соң бабамның үлеменә кадәр.

Әтиемнең соңгы елларында без аның белән гаилә тарихы турында аудиоматериал яздырдык. Әтинең сөйләве буенча, әти токымы бохарлылардан чыкканын белдем. Татарлар түгел, себерләр түгел, ә Бохарадан чыккан татарлар.

Архив материалларын һәм фотосурәтләрне өйрәнеп, әтиемнең аудиоязмаларын тагын бер кат тыңлагач, Гомәровлар нәсел тамырларын эзләргә кирәклеген аңладым. Архивларда, музейларда җентекле эш башланды. Тарихчы Гөлсифа Бакиева ярдәме белән бабамның нәсел шәҗәрәсен 7 буынга кадәр, ә оныкларымнан исәпләсәң 11 буынга кадәр төзи алдык.

18 гасыр башында Сәед исемле бохарлы Бохарадан Саускан юртасына (Саусканские юрты) килә. Аның оныгы Өмәр күрше Шөлген авылында (Тачимовские юрты) туган һәм яшәгән. Аның исеменнән 1772 елда туган Гомәровлар фамилиясе китә. Ул, әлбәттә, русча үзгәртелгән. Әмма минем бабама да аның хөрмәтенә Өмәр (Гомәр) дип кушканнар.

Р.Фәхретдиннең күпьеллык тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә (1859-1936) Россиянең танылган мөселманнары биографиясен җыйган «Әсәр» энциклопедик җыентыгында бастырган имамнар, меценат-эшмәкәрләр, мөгаллимнәр турында мәгълүматны белә алабыз. Берничә ел элек Казанның «Рухият» нәшрияты 4 томда «Әсәр»не яңадан бастырган. Бу томнарда Тубыл губернасы белән бәйле кешеләр турында да мәгълүматлар бар. Монда шулай ук безнең Рузи – бабабызның улы Өмәр турында да язылган:

“451. Рузмөхәммәд бине Гөмәр әт-Табулый

Тубыл ягындагы Шулкин авылында 77 яшендә 1289 (1872) елның 4 шәгъбанында (26 сентябрь) вафат булган. Себердә Рузый ишан дип билгеле булган Болгар зат шушы кеше. Остазы Фазыл бине Ибраһим әл-Әлмәни иде. Тубыл шәһәрендә миллионер бер рус тарафыннан Сәүдә вәкиле сыйфатында Бохарага барган, анда беркадәр еллар калган».

Чыганак: Ризаэддин Фәхретдин «Әсәр», 2 том. Казан, «Рухият». С.143.

Ревизия язмаларында ул Рузи (1797 елгы) буларак язылып кертелгән. Әмма хәзер без аның тулы исемен беләбез. Үлгән елы да билгеле. Әт-Табулый Тубылны аңлата. Аның укытучысы Әлмәннең икәнлеге аңлашыла.

Без бабабызның әтисе Мөхәммәт Вәли Гомәровның 1937 елда кулга алынуын һәм аны билгесез юнәлештә алып китүләрен беләбез.

«Үлемсез барак» ресурсында эзләнү нәтиҗәсендә без 1867 елда туган Мөхәммәт Вәлинең 1937 елның 18 октябрендә кулга алынуы, 1937 елның 10 ноябрендә Тубыл шәһәрендә атып үтерелүе турында белдек.

Бабам Сатылган авылында (Медянские юрты) укыта, ә аны мулла буларак атып үтерәләр. Заманалар кырыс булган.

Өч айдан артык архивларда эзләндем, Себердәге бохарлылар тарихы турында бик күп китаплар укыдым. 42 ел буе татар мәктәбе укытучысы булып эшләгән данлыклы бабам Гомәр Вәли улы Гомәровның тормыш тарихы белән таныштым. Ул 22 ел буе Төмән районының Яңавылда башлангыч татар мәктәбе укытучысы һәм мөдире булып хезмәт иткән. Минем бабамның тарихы, һичшиксез, аерым игътибарга лаек.

Документлар белән эшләү дәверендә без Гомәровлар нәселе тарихы турында гына түгел, ә Яңавыл (Яңавыл - Төмән районы авылы, 1960 елдан Төмән шәһәренең бер өлеше), шулай ук Яңавылда татар мәгарифе тарихы буенча да бик күп материал тупладык.

2019 елның 25 маенда Төмән шәһәренең 9 нчы мәктәбенең мәктәп ишегалдында Яңавыл тарихына багышланган аллея ачылды.

2019 елның 5 сентябрендә Яңавылдагы мәгариф тарихы буенча мәктәпнең икенче катында һәм аның алыштыргысыз укытучысы - бабам Г.В.Гомәровның тарихы буенча экспозиция оештырылган.

Ни өчен һәм кемгә бу эш кирәк? Ата-бабаларыбызның истәлеге буларак үз тамырларыбызны эзләү безнең барыбызга да кирәк. Мин әтигә үләр алдыннан материалларны тәртипкә китерергә вәгъдә биргән идем, кызы буларак, сүземне тоттым. Бу эш миңа, минем балаларыма һәм оныкларыма кирәк, чөнки үз токымымны белеп, мин үземне яхшырак аңлый алам.

Бу безнең замана җәмгыятенә кирәк, чөнки ул кайчакта үткәннәргә күз салмыйча, төзәлмәслек хаталар ясап, иллюзияләр һәм уңыш артыннан куышып, алга чаба.

Безгә борынгылардан өйрәнерлек нәрсә бар. Алардан без көч һәм тормыш энергиясен алабыз.

Әлмира ГОМӘРОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836