Материалы

Яхшылыкның юлы җиде

последние и лучшие новости искусства в мире

1 (4)Собировлар башкарган эшне заманабыз өчен бик кыю адым һәм чын күңелдән сокланырлык хәл дип әйтер идем. Беркөнне алар редакциябезгә кереп: “Тубыл районының кайсыдыр авылы мәктәбе китапханәсендә укырга бер китап юк, дип “Яңарыш”та укыганнан бирле, әзерләп куйган китапларыбызны һич тә шул якларга җибәрә алмыйбыз. Ни өчендер күңелебез Ләчек авылын сайлады”, - дип әйткәч, без: “Бу көннәрдә ул авылда мәчет ачылу тантанасы булачак, әлеге изге чарада катнашып, китапларыгызны бүләк итеп кайтыр идегез”, - дип тәкъдим иттек.

Үтә салкын көннәрнең берсендә ышанычсыз булган машинада таныш түгел ерак, өстәвенә кышкы юлы гына булган якларга чыгып китәргә туры киләчәген күз алдына китереп, бары акыл белән эшләргә өйрәнгән сабыр холыклы хуҗа уйга калган булса, кешегә яхшылык эшләүдән тәм табып яшәгән хатын шикләнүләргә урын калдырмыйча: “Әлбәттә, барып кайтабыз, Ходай язган булса!”, - дип өздереп әйтте.

Билгеләнгән көндә Ләчек авылы мәчете ачылу тантанасына килүче якташлар арасында Собировларны да күрү бик гаҗәпләндерде. Кайберәүләр салкыннан “куркып” өйдән чыгалмыйча утырганда, алар 200 чакрымнан артык юл үтеп, килеп тә җиткәннәр. Ничек гаҗәпләнмәскә соң моңа?! Беркүпме вакыттан Мәүлия Кәлимулла кызы белән кабат очрашырга туры килде. Ул тәэсирләре белән бүлешеп: “Үземне әкият дөньясында булып кайткандай хис итәм. Сазъяк арты авылы дип аталгач, җиме -рек, койма-капкасыз, буяусыз йортлардыр дип күз алдына китерә идем. Күкрәнде авылына килеп җиткәч, зур, яңа, матур йортлар, урамга хәтле кары көрәлгән капка тирәләренә карап гаҗәпкә генә калдым. Ләчек авылы да искитәрлек ямьле, халкы кунакчыл икән. Клубка килеп керү белән Зөлхәйдә ханым Алеева безне үзләренә алып кайтып хөрмәтләп кунак итте. Алып килгән 170тән артык китапны авыл мәктәбенә тапшырдык, мәчет ачылу чарасында булдык. Машинабызны Норкул төне буе эшләгән килеш тотты. Урамда 40 градустан артык салкын, кайберәүләрнең хәтта өр-яңа машиналары да кабынмыйча газапландырган дип сөйләделәр. Без бит ул авылга юлны кешеләрдән сорашып кына белдек. Шуларга карамастан, зур канәгатьлек кичереп, әманәтемне үтәп кайттык. Мин үзем балачактан китап укырга яраттым, кая гына барсам да, китаплар төяп алып кайта идем. Хәзер яшьләр интернетта гына утыралар, китап укымыйлар. Шул хәтле китапны чүплеккә чыгарып ташларга авырсынам, күпмесен Яркәү районы, Кызыл ъяр мәктәбе китапханәсенә бүләк иттем, өйдә рус, татар телендәге классик әсәрләр, детектив, мәхәббәт романнары, балалар өчен дә китаплар тагы күп әле. Сораучысы, кирәксенүчесе генә булсын иде”, - дип сөйләде ул.

Мәүлия Кәлимулла кызы тумышы белән Яркәү районының Уба авылыннан. Тормыш иптәше Норкул Тимер улы белән Төмән шәһәрендә танышалар. Яңа гына армиядән кайткан егет бирегә Сәмәрканд шәһәреннән комсомол юлламасы белән эшкә килгән була. 1981 нче елда алар гаилә корып җибәрәләр, тиздән бер-бер артлы 5 балалары дөньяга килә. “Язмышыма бик рәхмәтле мин. Минем ирем кебек кешеләр бик аз, дисәм, олы сүз сөйләү булмасын иде. Әмма аның тырышлыгы, игътибарлылыгы, рәхимлелеге турында әйтмичә дә үтә алмыйм. 2001 нче елда сырхауланып урын өстенә аугач, янымнан китми карады. Балаларыбыз спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт тормыш алып баруларында да аталарының өлеше зур булды.

“Яңарыш” газетасына 1999 нчы елдан язылабыз. Вакытында китермәсәләр, иренмичә, 7-8 мәртәбә булса да чыгып почта тартмасын карыйм. Һәр санын берничә кабат укып чыгам, киләсе санын сагынып көтеп алам. Газетага язылу вакыты җитүгә ук Норкулны редакциягә җибәрәм. Үзем мәкаләләр язмасам да, котлаулар биреп торабыз, басылып чыкса, шатланып укыйбыз. Балалар да “Яңарыш”сыз яши алмаганымны хәзер белеп торалар”, - дип сөйли Мәүлия Кәлимулла кызы тормыш юлы белән таныштырып.

Дөнья булгач, төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Шагыйрә И.Ихсанова әйткәнчә: “Әллә ничек кенә үтә гомер. Йөгереп китәр чакта юл булмый. Йөрәгеңне салсаң учларыңа, кулларыңнан алыр кул булмый” кебек чаклар да күп була бит тормышта. Ә Собировларның бу гамәлләре бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап, күп кешеләрнең уйлары, эшләре белән акча идарә иткән заманда җирдә яхшы күңелле кешеләр бар икәнен кабат дәлилли. Ә кылган яхшы эшләр кеше күңелендә, йөрәгендә калачагы һәм иясенә игелек булып әйләнеп кайтачагы көн кебек ачык.  

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума